"КАМАЗ" - Ел экспортчысы

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Бөтен дөньяга үз йөк автомобильләре һәм автодетальләре белән танылган «КАМАЗ» ГАҖ киеренке көрәштә «Эре бизнес: югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры» номинациясендә көмеш медаль яулады. Дөньяның 50 дән артык иленә продукция китерә торган ширкәт яңа экспорт продуктлары барлыкка килү һәм биш европа хуплау сертификатын алу белән билгеләп үтелде. Моннан тыш, завод Литвага Евро-6 экологик стандартындагы КАМАЗ-5325 автомобильләренең пилот партиясен җибәрде.

«Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумы кысаларында премия җиңүчеләрен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов бүләкләде. Аның сүзләренә караганда, илкүләм проект Россиянең күп санлы яңа ширкәтләрен тышкы сәүдә эшчәнлегенә җәлеп итүне күздә тота, чөнки илнең күп кенә оешмалары үзләре турында дөнья дәрәҗәсендә белдерү өчен потенциалга ия.

«Россия эшкуарларының бүген партнерлар белән мөнәсәбәтләрне ничек җайга салырга, чит ил коллегаларының тәҗрибәсен һәм үзенчәлекләрен ничек итеп исәпкә алырга, каршылыкларны ничек җиңеп чыгарга кирәк икәнлегенең уңай мисалларына ихтяҗы бар. «Ел экспортеры» премиясе чит илләрдә Россия бизнесының уңыш хикәяләрен тиражларга, эшкуарларны этәрергә, аларны экспортер булырга мотивация бирергә тиеш», – дип билгеләп үтте Антон Силуанов.

«Россия ширкәтләре, эре һәм урта эшмәкәрләр чит ил базарларын үзләштерү буенча зур адымнар ясыйлар. Бу чит илләрдә Россия продукциясенә ихтыяҗның зур булуы турында сөйли, аңа ихтыяҗ арта», - дип шәрехләде бу вакыйганы РЭЦ башлыгы Андрей Слепнев.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган «Ел экспортеры» премиясен алуга барлыгы барлык федераль округлардан 1600 дән артык гариза бирелгән иде. Экспортерлар «Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры», «Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры», «АПК өлкәсендә ел экспортеры», «Хезмәт күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры», «Яңа география» һәм «Ел ачышы» номинацияләрендә җиңүгә дәгъва кылдылар. Катнашучыларның 70% тан артыгы-кече һәм урта бизнес субъектлары.

Җиңүчеләр РЭЦтан төрле бонуслар алачак. Алар арасында: чит ил базарларында чит ил партнерлары белән киңәшүләрне шәхси рәвештә алып бару; экспорт контрактына хезмәт күрсәтүгә бонус тарифы; чит ил маркет-плейсында теркәлү; Мәскәүдә Экспорт мәктәбе базасында акселерация программасы буенча укыту, шулай ук экспортерларга мәгълүмати ярдәм чараларының киң исемлеге.

Премия ике этапта конкурс нигезендә үткәрелде. Башта җиңүчеләр 8 федераль округ дәрәҗәсендә бүләкләнде, алга таба һәр номинациядә иң яхшылары билгеләнде.

Киләсе елда премиядә катнашу өчен гаризаларны Россия экспорт үзәге сайтында бирергә мөмкин - www.exportcenter.ru/awards

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International