Татарстанның бердәм кредит бирү үзәгенә хәзер фастрек.рф интернет-платформасы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

ТР Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәгенә (ЕЦК) гаризаны хәзер фастрек.рф порталы аша бирергә мөмкин. Уңайлы хезмәтләр исемлегендә үзгәрешләр юк: ЕЦК онлайн  режимда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына оптималь кредит продуктын сайларга, документларның тулы пакетын җыярга һәм 43 банкның, микрофинанс һәм лизинг ширкәтләренең берсенә дөрес рәсмиләштерелгән гаризаны бирергә ярдәм итәчәк.

Бердәм кредит бирү үзәге 2018 елның сентябрендә Гарантия фонды нигезендә ачылды. Хәзерге вакытта ЕЦК белгечләре кече һәм урта бизнесның 840 ширкәтенә консультацияләр биргән инде, Татарстан банкларына финанс ярдәме алу өчен 313 гариза җибәрелгән, бу эшкуарларга 1,9 млрд сумга якын кредит җәлеп итәргә ярдәм иткән.

ЕЦКны ФАСТТРЕК цифрлы платформага тоташтырганнан соң аның хезмәтләре тагын да үтемлерәк була башлады. Яңа онлайн-сервис ярдәмендә кредит продуктын сайлап алу өчен йөк ташу һәм алдынгы компьютер технологияләре өлкәсендә эшчәнлек алып баручы ике ширкәт беренче заявкаларын тапшырган. Мөрәҗәгать итүчеләр мөрәҗәгатьләренең тикшерелү статусын хәзер шәхси кабинетлар аша ерактан торып күзәтеп тора ала. Шулай итеп, ЕЦК клиентларының аның хезмәткәрләре белән күзгә-күз хезмәттәшлек итүе минимумга җиткерелгән. Бу ике якның да вакытын саклап кала һәм Кеше факторы аркасында шәхси мәгълүматларны югалту куркынычын юкка чыгара.

Исегезгә төшерәбез, кирәкле документларны рәсмиләштерү һәм иң отышлы финанс һәм кредит продуктларын сайлау буенча барлык консультацияләр эшкуарларга бушлай бирелә. Татарстан халкы тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ФАСТРЕК порталы аша ЕЦКга заявка җибәрә ала. Бу республиканың ерактагы районнарында, авыл җирлекләрендә эшләүче эшмәкәрләр өчен аеруча актуаль.  Анда еш кына банкларның хәтта үз филиаллары юк.

БЕЛЕШМӘ

ФАСТРЕК - КУЭ субъектларының һәм дәүләт структураларының үзара хезмәттәшлеге процессларын цифрлы икътисад яссылыгына күчерү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан булдырылган онлайн-платформа. Теге яки бу ярдәм чарасын алу өчен электрон гариза һәм тиешле документлар исемлеген Портал аша профильле килештерүче ведомстволарга җибәрергә кирәк. Шуннан соң гариза бирүче үзенең гаризасын тикшерү һәм запросны үтәү барышын күзәтеп бара. Гаризаны килештерү процессы барышы турындагы статуслар эшмәкәрнең Порталдагы шәхси кабинетында күрсәтелә.

ФАСТРЕК потенциаль эшкуарның үз эшләрен башлау турында карар кабул итүдән туктатырга мөмкин булган бюрократик, мәгълүмати, финанс-вакытлыча киртәләрнең максималь санын бетерергә ярдәм итә. 2019 елда ФАСТРЕКның беренче релизы Татарстанда КУЭ арасында иң популяр ярдәм чараларын гамәлгә ашыруны күздә тота, 2020 ел дәвамында порталга эшчәнлеген ТР территориясендә алып барган эшкуарларга 40тан артык ярдәм чарасы өстәләчәк.

www.фасттрек.рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International