Татарстанның 2013 елга бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
Бүген IV чакырылыш Татарстан парламентының 34 нче утырышы узды. Анда “Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты тикшерелеп беренче укылышта кабул ителде.
Иң элек ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның план чорына социаль-икътисади үсеш фаразы белән таныштырып үтте. Фараз күрсәткечләрен планлаштырганда әйдәп баручы предприятиеләрнең һәм муниципаль берәмлекләрнең үсеш күрсәткечләре исәпкә алынган.
Министр Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында икътисадның җайлашу вакытында, чит илдән кертелгән товарларга пошлина кимүгә бәйле рәвештә, Татарстанда җитештерелгән товарларның конкурентка сәләтлелеген тәэмин итү чараларын эшләү зарурлыгын билгеләп үтте.
Алдагы өч елда нефтькә бәя 97-104 АКШ доллары, доллар курсы 32,4-33,7 сум булыр дип көтелә.
ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин бюджетның төп параметрлары белән таныштырды.
“Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты буенча ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, профиль комитетлары рәисләре, фракцияләр вәкилләре чыгыш ясады.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International