2019 елда Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү эшенең якынча йомгаклары

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Агымдагы елда Татарстан икътисадына федераль бюджеттан 82,5 млрд сум җәлеп ителгән, аларның 80% инде республикага килгән дип әйтеп була.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы әгъзалары, республиканың Дәүләт Думасы депутатлары һәм төбәк дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчеләре белән Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Агымдагы елга якынча йомгак ясап, ул 25 ноябрьгә республика икътисадына федераль финанслауның расланган лимитларын әйтеп узды.

Агымдагы елда аларның күләме Россия Федерациясенең дәүләт программалары, федераль максатчан программалар, федераль адреслы инвестицион программа, субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар кысаларында 82,5 млрд. сум тәшкил итте. Шуларның 66,2 млрд.сумы, ягъни расланган лимитның 80,2% ы республикага килгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,2 млрд сумга күбрәк.

«2019 елда Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү һәм урта сроклы чорга бурычлар турында» төп нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2019 елда республика икътисадының кайбер тармакларын финанслау милли проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә сизелерлек артты. Республиканың транспорт системасын үстерүгә федераль бюджеттан якынча 15 млрд сум җибәрелгән, шул исәптән «РЖД» ААҖнең инвестпрограммасы хисабына, бу, 2018 ел белән чагыштырганда, 8,5 млрд сумга күбрәк.

2019 елда «КУЭ» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы өчен федераль акчалар күләме 1,6 млрд. сум тәшкил итте. Чагыштыру өчен: узган ел республикада кече һәм урта эшмәкәрлек секторына ярдәм итүгә 70 млн. сум бүлеп бирелгән иде. Бу күрсәткеч буенча Татарстан хәзерге вакытта Россия төбәкләре арасында лидер булып тора. Әлеге илкүләм проект кысаларында бүлеп бирелгән акчалар эшмәкәрләргә финанс, инфраструктура, консультация, мәгълүмати һәм белем бирү ярдәменә юнәлдерелгән.

«Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында федераль бюджеттан 1,1 млрд. сум күләмендә акча бүлеп бирелгән, алар республика сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын яңартуга, шул исәптән беренчел буынны үстерүгә юнәлдерелгән.

Торак-коммуналь хуҗалык һәм әйләнә-тирә мохитне саклау юнәлеше буенча федераль бюджеттан финанслау 1,8 млрд.сумга артты, бу республиканың кайбер муниципаль районнарында чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча инвестпроектларны гамәлгә ашыруга керешергә мөмкинлек бирде.

Моннан тыш, «Торак һәм шәһәр мохите», «Мәгариф» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә агымдагы елда 2 725 урынга исәпләнгән 2 гомуми белем бирү мәктәбе файдалануга тапшырылды, киләсе елда 3 мәктәп ачылачак, 30 балалар бакчасы төзеләчәк.

«Милли проектлар төбәкләр үсеше өчен өстәмә ярдәм булып тора, алар бюджетларына федераль финансларны җәлеп итәргә ярдәм итә. Үз чиратында, финанслау күләме турыдан-туры илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда төбәкләрнең активлыгына бәйле. Шуңа бәйле рәвештә, аларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән бюджет акчаларын тулысынча үзләштерү һәм ел ахырына кадәр куелган бурычларга ирешүне тәэмин итү кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерәсем килә», – дип нәтиҗә ясады Фәрит Габделганиев һәм 2020 ел башында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның беренче елына нәтиҗәләр ясалачагын искәртте. «Милли үсеш» беренче Бөтенроссия форумы узачак Казан шәһәре фикер алышу мәйданчыгы итеп сайланды. 

Үз докладында министр шулай ук финанслау кимегән икътисад юнәлешләрен атады. Шулай итеп, эре инвестпроектларны гамәлгә ашыру тәмамлануга бәйле рәвештә, республиканың оборона-сәнәгать комплексында финанслау кимеде. агросәнәгать комплексы юнәлеше буенча лимитлар кимү авыл хуҗалыгы оешмаларына кредитлар бирү схемасының үзгәрүенә бәйле – элек кредитлау өчен субсидияләр авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасы аша бүлеп бирелгән булса, 2017 елдан банкларга турыдан-туры бүлеп бирелә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә елына 5% ка бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International