КУЭ Корпорациясе Татарстан Республикасында күчмә стратегик сессияне үткәрде

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 21 ноябрендә Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация (КУЭ Корпорациясе) Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасында күчмә стратегик сессия уздырды, аның кысаларында регион җитәкчелеге һәм бизнес-бергәлек вәкилләре белән очрашулар узды. КУЭ Корпорациясе вәкилләре бизнеска ярдәм итүнең дәүләт инструментлары, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү һәм кече һәм урта эшмәкәрлеккә лизинг ярдәме чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр уздырдылар.

КУЭ Корпорациясе генераль директоры Александр Браверман, регион башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшкәндә, Татарстан-Россия Федерациясенең иң динамик үсештәге субъектларыннан берсе, анда кече һәм урта бизнес актив рәвештә дәүләт ярдәме чараларының киң спектрын куллана, дип билгеләп үтте. Әйтик, бүгенге көндә Татарстанның кече һәм урта ширкәтләре милли гарантия системасы кысаларында ташламалы финанслауның 41 млрд сумнан артык кредит чараларын җәлеп итүгә ирешкән.

Стратегик сессия кысаларында эшкуарларга КУЭ Бизнес-навигаторы порталының «Тикшерүләрнең көзге реестры» дигән яңа сервисы тәкъдир ителде. Әлеге механизм КУЭ Корпорациясе тарафыннан Генераль прокуратура һәм Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча контроль-күзәтчелек органнары катнашында эшләнгән. Механизмнан файдалану эшкуарга үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча җитешсезлекләрне күрсәтү мөмкинлеге белән кире элемтә калдырырга мөмкинлек бирәчәк, алар, эшкуар фикеренчә, тикшерүне оештырганда һәм үткәргәндә, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы һәм контроль-күзәтчелек органнарының ачыкланган бозуларга йогынтысы белән бәйле. Александр Браверман үз чыгышында проект кысаларында федераль контроль-күзәтчелек органнары белән эшнең даими рәвештә алып барылуын ассызыклады һәм Татарстанда бу практика дәвам итәр дигән ышаныч белдерде.

«"Тикшерүләрнең көзге реестры" -  бизнеска контроль-күзәтчелек органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә торган балансланган ресурс. Безнең контроль-күзәтчелек органнарын «демонизацияләү» бурычыбыз юк, киресенчә, сүз бизнес һәм тикшерүчеләр арасында тикшерүләрнең ачык системасын һәм конструктив диалог формалаштыру турында бара. Әлбәттә, яңа ресурс тикшергәндә ясалган бозулар турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә һәм тиешле сигнал шунда ук Генераль прокуратурага киләчәк, әмма без күргән тагын бер мөһим бурыч-типик хокук бозулар базасын формалаштыру. Бу күрсәткечләрне анализлау кайбер хокук бозуларны гомумиләштерергә һәм эшкуарлар өчен алга таба мондый хокук бозуларны булдырмас өчен адым киңәшләрен эшләргә мөмкинлек бирәчәк", - диде Александр Браверман.

КУЭ Корпорациясенең яңа сервисы илдә эшлекле климатны яхшырту өчен зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. «Бу безнең барыбызны да дисциплинарлаштырырга тиеш: түрәләрне дә, контрольлек итүче структураларны да. Без бизнес белән конструктив мөнәсәбәтләр формаларын төзергә тиеш», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.Ул хәбәр иткәнчә, атна саен республика киңәшмәләрендә Татарстан районнарында эшкуарлык өлкәсен үстерү мәсьәләләре карала. Кварталга бер тапкыр бизнес белән зур очрашулар үткәрелә, аларның нәтиҗәләре буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген җайга салучы федераль һәм республика нормаларына үзгәрешләр кертелде инде. «Тик контроль-күзәтчелек органнарының эш схемасы аңлашылырлык булгач, бу зур җиңү булачак. Сезгә уңышлар телим. Безнең республика бу проектка актив җәлеп ителәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Тикшерүләрнең көзге реестры» КУЭ Бизнес-навигаторы порталында 2019 елның октябрь урталарыннан бирле ачык. КУЭ Бизнес-навигаторы порталыннан Татарстанның 43 меңнән артык эшмәкәре файдалана.

КУЭ Бизнес-навигаторы порталы 2018 елның 22 маенда РФ Президенты Владимир Путин Указы белән оештырылган «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының бер өлеше булып тора.

КУЭ Корпорациясе вәкилләре Татарстан Республикасы территориясендә тормышка ашырырга планлаштырылган алты яңа инвестицион проект презентациясендә катнаштылар. Әлеге проектларга корпорациянең финанс ярдәме күрсәтелергә мөмкин. Әйтик, «Микрофибра» ширкәте завод төзергә планлаштыра. Җитештерүне модернизацияләү һәм яңа продукцияне эшләтеп җибәрү проектларын «Татарстан «АХП», «Әгерҗе МК», «ТД «Ферекс» «ЛМР ПЛАСТ» һәм «Волга» ПК тәкъдир итәчәк.

КУЭ Корпорациясе башлыгы билгеләп үткәнчә, бу проектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 2,4 млрд. сумнан артык булырга мөмкин, шулай ук әлеге бизнес-планнар кысаларында 330 дан артык яңа эш урыны булдыру күздә тотыла.

КУЭ Корпорациясе вәкилләре түгәрәк өстәл уздырдылар, анда кече һәм урта бизнесның 223-ФЗ номерлы Федераль канун нигезендә эре заказчылардан сатып алуларда катнашуы мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән 4,9 меңгә якын КУЭ субъекты эре заказчылар өчен 200 млрд. сумнан артык суммага хезмәтләр белән тәэмин итә башлады.

Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев сүзләренә караганда, хакимият һәм бизнесның мондый очрашулары даими рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырыла һәм эшкуарлык өлкәсендә милли проектларны гамәлгә ашыру стратегиясенең бер өлеше булып тора. «Без КУЭ ширкәтләреннән булган ихтыяҗлар турында турыдан-туры белү һәм аларга, чыннан да, кирәкле ярдәм программаларын җавап итеп тәкъдим итү өчен, республика бизнес-җәмәгатьчелеге белән диалог төзибез. Ике яклы очрашулар бизнес тарафыннан хакимияткә карата уңай мөнәсәбәт дәрәҗәсен арттырырга һәм төбәктә икътисадый шартларны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Бу финанс ярдәм чараларына да, бизнес үсеше өчен кирәкле инфраструктура булдыруга да, шул исәптән цифрлы инфраструктурага да кагыла. Быел Татарстанда берничә цифрлы ресурс эшли башлады, алар эшмәкәрләрнең дәүләт органнары һәм бизнес вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге процессын җиңеләйтә һәм тизләтә», – дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International