Ozon Ford-Sollers заводы ярдәмендә автомобиль паркын киңәйтә һәм соңгы миль инфраструктурасын үстерү программасын камилләштерә

2019 елның 15 ноябре, җомга

Ozon Интернет-платформасы Татарстан Республикасында һәм бөтен Россия буенча электрон коммерцияне үстерүне дәвам итә.

Татарстанда онлайн-шопингны үстерү буенча күп инициативалар беренче тапкыр гамәлгә ашырыла, алга таба уңышлы тәҗрибә ил буенча тиражлана. Ширкәт логистика инфраструктурасына инвестицияләр кертә, шулай итеп 11 ноябрьдә Яшел Үзән УКСИҮТендә ширкәтнең яңа логистик хабын төзү, шулай ук Татарстан җитештерүчеләре өчен маркетплейс платформасын үстерү һәм соңгы миль экспансиясе башланды.

«Боларның барысы да Татарстан эшкуарларына уңайлы мохит булдырырга, бизнесны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр бирергә, шулай ук яңа эш урыннары булдырырга һәм Татарстан кулланучылары өчен тагын да якынрак миллионлаган товарлар эшләргә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Ozon директоры Рөстәм Касыймов.

Ozon Ford-Sollers ширкәтеннән 700 дән артык Ford автомобиле сатып алды. Алар бөтен Россия буенча һәм, беренче чиратта, Татарстанда, сатып алучыларга заказлар китерү өчен кулланылачак. Бу максатлар өчен Ford Transit ширкәтенең тулы металлы алгы приводлы фургоннары сайлап алынды.  Автомобильләр "bluetooth" лы магнитола белән җиһазланган, бу шоферга кесә телефонына бүленмәскә мөмкинлек бирәчәк. Барлык машиналар да буялган фирма төстә һәм ширкәтнең логотибы белән брендланган.

«2019 елда Ozon Татарстанда 110% тан артык үсә, билгеле ки, заказларны китереп җиткерү өчен соңгы мильне актив үстерергә кирәк, - ди Касыймов. - Моның белән автомобильләр сатып алу, шулай ук соңгы мильне үстерү буенча актив рәвештә алга китүче программа бәйле». Программа кысаларында ширкәт үз автомобилендә яки Алабугада җитештерелгән яңа Ozon автомобильләрендә эшли ала торган эшмәкәрләрне һәм үзмәшгульләрне җәлеп итә. Шулай ук Ozon актив рәвештә партнерлар эзли, алар белән дистәләгән яңа заказлар бирү пункты ачарга һәм кече һәм урта бизнес предприятиеләре территориясендә почтоматлар урнаштырырга планлаштыра.

 

«OZON Татарстан Республикасы базарында булуны планлы рәвештә арттыра һәм инфраструктураны камилләштерә. Ел ахырына кадәр ширкәтнең транспорт паркы Алабугада җитештерелгән 743 автомобиль белән тулыланачак, - дип билгеләп үтте Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Октябрьдә без OZON белән бергә Татарстанда үзмәшгульләр өчен ширкәтнең маркетплейсында продукция сату мөмкинлеге тудырдык. 11 ноябрьдә киләсе елның өченче кварталында ачылачак OZON логистик үзәгенә беренче таш салынды.

Татарстан эшкуарлары өчен республика һәм илдән читтә базарларны киңәйтү мөмкинлеге барлыкка килә. Шул ук вакытта, логистиканы һәм транспорт чыгымнарын OZON үз өстенә ала».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International