Татарстан 2019 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән 18,3 млрд сумны үзләштерде

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Ноябрь башына Татарстан милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында еллык планның 71,3% ын, ягъни 18,3 млрд сумын үзләштергән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан Хисап палатасында узган Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы утырышында хәбәр итте.

2019 елда республика икътисадый һәм социаль өлкәләрнең өстенлекле тармакларына кагылышлы 49 төбәк проектын гамәлгә ашыру буенча йөкләмә алды.

Аларны гамәлгә ашыру өчен 25,7 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан 18,1 млрд.сум һәм республика бюджетыннан 7,6 млрд. сум.

Акча 341 объектны төзү һәм реконструкцияләүгә, Ворлдскиллс эшче һөнәрләр чемпионатын уздыруга, 384 объект өчен җиһазлар сатып алуга һәм матди-техник базаны яхшыртуга, адреслы ярдәм күрсәтү, социаль түләүләр бирүгә, укыту һәм башка чараларга тотыла.

Ноябрь башына илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 20,7 млрд. сум кергән, шуларның 14,8 млрд.сумы исә федераль бюджеттан.

Барлыгы 13,7 млрд.сумлык 553 дәүләт контракты (еллык планның 98% ы) төзелгән (ягъни планлаштырылган контракт суммасының 90% ы - 15,2 млрд. сум).

Калган эш күләмен бу елның 18 ноябренә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Үз чыгышын тәмамлап, Фәрит Габделганиев Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру план режимында алып барыла, дип билгеләп үтте.

«Республика үз өстенә алган йөкләмәләрне тулысынча үтәячәк», - дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International