Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Положениесы яңа вәкаләтләрне исәпкә алып яңа редакциядә язылды
2012 елның 19 октябре, җомга
Икътсиад министрлыгына кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү өлкәсендә дәүләт җайга салуы функцияләре күчерелүе сәбәпле Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2012 нче ел, 18 октябрь, 871 нче карары нигезендә Икътисад министрлыгының Положениесы яңа вәкаләтләрне исәпкә алып яңа редакциядә язылды. Шулай ук министрлыкның структурасына да үзгәрешләр кертелде: министр урынбасары – эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты башлыгы должносте өстәлде, шул исәптән яңа бүлек – Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты барлыкка килде.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.