Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Дәүләт Советы парламент тыңлауларында Татарстан Республикасының 2013-2015 нче елларга социаль-икътисади үсеш фаразы белән таныштырды

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджет проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Фикер алышуларда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың министрлык-ведомстволары башлыклары, депутатлар катнашты.
Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы белән таныштырып үтте. Фараз күрсәткечләрен планлаштырганда әйдәп баручы предприятиеләрнең һәм муниципаль берәмлекләрнең үсеш күрсәткечләре исәпкә алынган.
Алдагы өч елда нефтькә бәя 97-104 АКШ доллары, доллар курсы 32,4-33,7 сум булыр дип көтелә.
 Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, макроикътисади тотрыклылык сакланганда, база тармакларының һәм система тәшкил итү предприятиеләренең үсеш динамикасыннан чыгып, инвестицион проектларны тормышка ашыру, яңа производстволарны эшләтеп җибәрүне исәпкә алып, 2013 елда тулай региональ продукт 105,5 процент, җитештерү күләме 105,6 процент, төп капиталга инвестицияләр кертү 106,4 процент тәшкил итәр дип көтелә. Гражданнарның реаль керемнәре 10 процентка артыр дип фаразлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International