Тәтеш муниципаль районының социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре каралды

2012 елның 13 октябре, шимбә

12 нче октябрьда Тәтештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында муниципаль районының социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты.

Тәтеш районының социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмәдә район башлыгы Валерий Чершинцев чыгыш ясады.

Тәтеш районы сәнәгать өлкәсендә яңа проектларга өметләнә. Жуково авылында кирпеч заводы төзелешен төгәлләү өчен кредитка заявка бирелгән. Минераль сулар заводы, Идел буенда шифаханә төзү ниятләнә.

Шул ук вакытта Тәтеш районында хәл ителмәгән проблемалар да бар. Иң мөһим проблемаларның берсе – юлсызлык. Районның 74 торак пунктының 41 ендә юлларга таш та салынмаган. 108 км юл төзү таләп ителә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Тәтеш районының республика икътисадында позициясе югары булмавын белдерде. Шуңа күрә районны үстерү программасын әзерләү зарур, дип ассызыклады республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, кирпеч заводын төзеп бетерергә, балык эшкәртү, арсәнәгать секторын үстерергә кирәк. “Кешеләр биредән китмәсен, балалар үстерсен өчен кече һәм урта бизнесны үстерү, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру зарур”, -дип билгеләп үтте ТР Президенты.

“Артта калган район булып яшәргә ярамый, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районында яшәүчеләргә. –Биредән дәрәҗәле кешеләр чыккан, димәк, районның потенциалы бар”.

Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2011 нче елда Тәтеш районы буенча өстәмә кыйммәт 500 млн. сум, 2012 нче елның беренче яртыеллыгында 300 млн. сум тәшкил итте дип хәбәр итте. Шул ук вакытта районда сәнагәть җитештерүчәнлек күләме кими - 2005 нче елдан бирле ул өчтән бер өлешкә кимегән. Министр район башлыгын кече эшмәкәрлекне үстерергә өндәде. Ул шулай ук кече бизнес өчен инфраструктура булдырырга, бизнеска үсәргә комачаулаучы киртәләрне бетерегә, муниципаль заказга конкурент рәвештә керү мөмкинлекләре тудырырга тәкъдим итте.

Шул ук вакытта ТР Президенты республика җитәкчелеге тарафыннан районга ярдәм вәгъдә итте. Бүген биредәге тәнкыйтьләр һәм тәкъдимнәр беркетмә рәвешенә китереләчәк һәм Тәтеш районы социаль-икътисади программасы өчен нигез булачак, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. ТР башлагы программаны ел ахырына кадәр эшләргә йөкләде. “Нәтиҗәле адым ясау зарур, моның өчен барлык шартлар да бар”, - дип ассызыклады республика Президенты.

Татарстан Республикасы рәсми порталындагы материаллар буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International