Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү өлкәсендә дәүләт җайга салуы функцияләре тапшырылды
2012 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президентының 2012 нче елның 11 нче октябрендә кул куелган 871 нче номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү өлкәсендә дәүләт җайга салуы функцияләре тапшырылды.
Указда Татарстан Республикасы Икүтисад министрлыгы, төзелгән килешүләр һәм шартнамәләрдән, шулай ук эшчәнлекнең кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү өлкәсендә дәүләт җайга салуы функцияләрен законнар нигезендә тормышка ашыру белән бәйле башка мәсьәләләрдән килеп чыгучы йөкләмәләр өлешендә, Татарстан Республикасы инвестицион агентлыгының хокукый дәвамчысы булып тора дип билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Президентының 2012 нче елның 11 нче октябрендә кул куелган 871 нче номерлы Указы белән танышырга.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.