Татарстанның махсус икътисадый зоналары Татарстан Республикасы Икътисад Министрлыгының бердәм идарәсенә күчә

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте ТР Икътисад министрлыгында барлыкка килгән идарә итү карарлары моделен һәм "Алабуга" махсус икътисадый зонасын системалы үстерү буенча экспертизаны "Иннополис" югары технологияле эшләнмәләр территориясенә карата кулланырга карар бирде.

Икътисад министрлыгы яңа резидент-ширкәтләрне, финанс һәм интеллектуаль ресурсларны җәлеп итү аша ике МИЗның да инвестицион потенциалын арттыру өчен бердәм җаваплылык үзәге вәкаләтенә ия булды. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

"Алабуга" МИЗы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы контролендә эшли һәм Россиядә сәнәгать-җитештерү тибындагы иң эре махсус икътисадый зона булып тора. МИЗ территориясендә бүгенге көндә 58 резидент эшли, шуларның 32се сәнәгать секторында. 6,8 мең эш урыны булдырылган. 2019 елның 1 июленә "Алабуга" МИЗ резидентлары тарафыннан эшчәнлек чорында үзләштерелгән инвестицияләр күләме 130,3 млрд.сум тәшкил итте. Резидентларның керем күләме – 444,2 млрд.сум.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, "Алабуга" сәнәгать-җитештерү һәм техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зоналар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге рейтингында югары позициядә тора. 2018 ел нәтиҗәләре буенча һәм тулаем алганда "Алабуга" эшли башлаганнан бирле 100 % нәтиҗәле дип табылган. Бәяләү МИЗ резидентлары эшчәнлеге нәтиҗәләрен, инженер, транспорт, социаль, инновацион инфраструктура объектларын булдыруга федераль, төбәк һәм җирле бюджет акчаларын кертүнең рентабельлеген һәм МИЗ идарәсе органы буларак ТР Икътисад министрлыгының эшчәнлеген чагылдыра.

"Алабуга" да гамәлгә ашырыла торган идарә моделенең федераль дәрәҗәдә алынган бәясен исәпкә алып, "Иннополис" МИЗ эшчәнлеген координацияләү вәкаләтләрен шулай ук Татарстан Икътисад министрлыгына тапшырырга карар ителде. Икътисадый эшчәнлекнең өстенлекле төрләрен үстерү юнәлешендәге йогынты һәм җаваплылык зонасын киңәйтү турыдан-туры үсеш институтлары акселерациясендә ТР Икътисад министрлыгы компетенцияләре белән бәйле. Хәзерге вакытта ул махсус икътисадый зона эшчәнлеге, социаль-икътисадый үсеш территорияләре, сәнәгать мәйданчыклары мәсьәләләрен уңышлы алып бара, аларның үсешенә сизелерлек шәхси һәм бюджет инвестицияләрен җәлеп итә.

Әлеге территорияләр үсешен тәэмин итү буенча бердәм региональ координатор статусында ТР Икътисад министрлыгы резидентлар реестрын киңәйтү, килешүләр резидентларының үтәлешен контрольдә тоту, финансларны җәлеп итү һәм югары технологияле карарлар трансферы, интеллектуаль милек өлкәсендә югары конкурентлы активлар булдыру шартларын яхшырту өчен җавап бирәчәк.

"Иннополис" алдында ведомство резидентларга финанс һәм финанс булмаган дәүләт ярдәме чараларын һәм яңа инструментларын кертү, оешмаларның инвестицияләрен кире кайтару, ике МИЗ эшчәнлегенең икътисади күрсәткечләрен үстерү аша тулаем илкүләм икътисадның нәтиҗәлелегенә сыйфатлы йогынты ясау бурычын куя.

Белешмә:

2017-2018 еллар нәтиҗәләре буенча "Алабуга" МИЗы Россия МИЗ инвестицион җәлеп итүчәнлеге милли рейтингында алдынгы урыннарны били. "Алабуга" МИЗы өлешенә Россиянең барлык махсус икътисадый зоналары кеременең яртысы һәм сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ табышының 80% ы туры килә. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга резидентлар тарафыннан түләнгән салым күләме 31,3 млрд сум тәшкил итә.

2019 елда "Алабуга" Financial Times төркеменең "Трансчик хезмәттәшлек", "Академик хезмәттәшлек" һәм "Күнекмәләр үсеше" номинацияләрендә дөньяның махсус икътисадый зоналары Global Free Zones of the Year Глобаль рейтингына бишенче тапкыр керде. Рейтинг резидентлар саны һәм үсеш динамикасы, яңа эш урыннары саны кебек күрсәткечләрне исәпкә алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International