Стратегик инициативалар агентлыгы вәкаләтле иҗтимагый вәкил булырга һәм шәһәр инфраструктурасы, мәгариф һәм социаль ярдәм өлкәсендә Агентлык сервисларын үстерергә әзер республика халкыннан гаризалар кабул итә башлады.
Регионнардагы вәкиллек челтәре аша Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) үз экосистемасын үстерергә һәм үз сервисларын популярлаштырырга планлаштыра. Иҗтимагый вәкилләр СИА тарафыннан гамәлгә ашырыла торган һәр юнәлеш – «Эшкуарлык һәм технологияләр», «Социаль проектлар», «Мәгариф һәм кадрлар», «Шәһәр үсеше» юнәлеше буенча эшләячәк.
«Татарстан гомумроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге күп кенә масштаблы чараларны кабул итте инде, аларны әзерләү һәм уздыру, шул исәптән иҗтимагый инициатива һәм ярдәм күрсәтү аркасында да, югары бәяләнде. Хәзер республика халкы өчен төбәкнең чын лидерлары булу һәм аның икътисадый һәм социаль үсеш векторларына йогынты ясау мөмкинлеге туа», – дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Иҗтимагый вәкилләргә төп эш юнәлешләре буенча агентлыкны тәкъдим итү генә түгел, ә бергәлекләр белән хезмәттәшлек итү, эксперт эшчәнлеген координацияләү һәм региональ дәрәҗәдә агентлык бурычлары буенча инициативаларны тормышка ашыру буенча да вәкаләтләр биреләчәк.
Аерым алганда, җәмәгать вәкилләре партнер булган югары уку йортлары белән эшләячәк. Хәзерге вакытта төбәкләрдә актив ачыла торган «Кайнау нокталары» хезмәттәшлек үзәкләре булачак. Сайлап алуда катнашу өчен гаризалар Leader-ID платформасында кабул ителә.
Сайлап алу өч этапта уза:
Беренче этап булган онлайн-гаризалар бирү 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, претендентларга үзләренең шәхси һәм һөнәри үсеш стратегиясе буенча эссе, шулай ук видеопрезентация әзерләргә кирәк.
Икенче этапта нетворкинг сәләте һәм катнашучыларның җәмгыятьләр белән эшләү мөмкинлекләре, шулай ук онлайн һәм оффлайн активлыкларын оештыру бәяләнәчәк. Ул ике адымнан гыйбарәт:
«Төбәк активлыгы» – 14 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр сайлап алуда катнашучылар АСИ инфраструктурасы мәйданчыкларында үз Стратегияләрен тәкъдир итеп ачык чаралар үткәрергә тиешләр.
«Онлайн-активлык» – 14 ноябрьдән 20 декабрьгә кадәр белгечләр катнашучыларның цифрлы эзләрен бәяләячәк. Шулай ук 20 декабрьгә кадәр претендентларның һәркайсы өчен онлайн-тавыш бирү узачак.
Финал этабы исә 5-10 декабрьдә эшлекле уен рәвешендә узачак. Катнашучылар агентлык проектлары һәм инициативалары белән эшләү, берләшмәләрне үстерү, Агентлыкның экосистемасында катнашучылар белән аралашуны һәм лидерларны җәлеп итү буенча АСИ алдында торган реаль бурычларны хәл итәргә тиеш булачак.