Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы металлургия өлкәсендә хезмәттәшлек турында цифрлы продуктлар операторы белән килешү төзеде

2019 елның 18 октябре, җомга

Казанда ачылган «ЗИЛАНТ» форумы кысаларында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев төбәк икътисадын цифрлаштыру һәм «агарту» өчен эзлекле чаралар күрергә, документлар әйләнеше һәм металлургия тармагында финанс исәп-хисапларын алып бару өчен ачык шартлар тудырырга кирәклеген билгеләп үтте. Әлеге максатларга ирешү өчен форум кысаларында металлолом эшкәртү секторында хезмәттәшлек турында электрон түләү системалары базары операторы белән килешү төзелде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Бердәм касса» банкныкы булмаган кредит оешмасы (РНКО) белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Килешү темасы-төсле һәм кара металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату өлкәсен үстерү буенча уртак озак сроклы эш.

Килешү предметына ярашлы рәвештә, ТР Икътисад министрлыгы үз вәкаләтләре кысаларында «Бердәм касса» га төсле һәм кара металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату базарында катнашучылар белән заманча технологияләр, продуктлар һәм хезмәтләр куллану турында мәгълүмат бирү мәсьәләсе буенча ярдәм күрсәтергә ниятли.

«Татарстан Республикасында «Цифрлаштыру» илкүләм проекты кысаларында цифрлы икътисадка күчү буенча мәсьәләләр актив хәл ителә. Уңайлы цифрлы мохит дәүләт һәм бизнес җәмәгатьчелегенең оператив хезмәттәшлеге өчен генә кирәкле дигән фикер ялгыш. Комплекслы цифрлы карарларны гамәлгә кертү барлык этаплар һәм икътисадый чылбырда катнашучылар буенча дөрес статистиканы автомат режимда алырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Без үз алдыбызга металл эшкәртү өлкәсендәге алыш-бирешләрдә катнашучылар арасында финанс һәм документлар әйләнешен үтә күренмәле заманча цифрлы яссылыкка күчерү һәм шул рәвешле эшлекле климатны тамырдан яхшырту бурычын куябыз». 

Цифрлы инструментларны гамәлгә кертү тармакның кайбер төп күрсәткечләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк: салым салына торган базар күләме һәм металл эшкәртү секторында үзмәшгульләрдән өстәмә салым керемнәре.

Якын арада тарафлар уртак комиссияләр һәм консультатив-эксперт төркемнәре эше кысаларында Россия һәм республика законнарын куллану тәҗрибәләре мәсьәләләрендә үзара хезмәттәшлек буенча җентеклерәк мәгълүмат тәкъдим итәр дип планлаштырыла.  

«Бердәм касса» РНКО идарәсе рәисе Сергей Блудов сүзләренә караганда, Татарстан икътисадына цифрлы продуктларны үстерү һәм интеграцияләү кысаларында хезмәттәшлек икътисадның бу секторының эшләү механизмнарын легальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Кара һәм төсле металл калдыклары әйләнеше вакытында исәп-хисапларны оештыруның яңа алымнары бөтен тармакның үтә күренмәлелеген арттырачак. Цифрлаштыру тармакка дәүләт контроле дәрәҗәсен генә түгел, ә лом әзерләүче ширкәтләр бизнесының нәтиҗәлелеген һәм рентабельлеген дә арттырырга тиеш»,-диде Сергей Блудов.

«Бердәм касса» электрон түләү системасы вәкилләре, килешүне гамәлгә ашыру максатларында, үз чиратларында, металлолом әзерләү, саклау, эшкәртү өчен исәп-хисаплар буенча бизнес җәмәгатьчелегк тәкъдимнәренең нәтиҗәлелеген бәяләү буенча консультацияләр үткәрергә, шулай ук технологик модернизацияне стимуллаштыру һәм икенчел чималны эшкәртү өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә кертү мәсьәләләрендә үз экспертизаларын җәлеп итәргә ниятли.

Белешмә

«Бердәм касса» банкныкы булмаган исәп-хисап кредит оешмасы» ҖЧҖ (Россия Банкының лицензиясе 3512-К) акчасыз исәп-хисапларның (электрон түләү системасы) Россия операторы булып тора. Ширкәт икенчел чималны эшкәртү һәм металлургия тармагында эшләүче икътисад субъектлары өчен акчасыз исәп-хисап ясау технологиясен будырган һәм гамәлгә керткән. Кулдан акчасыз исәп-хисаплар финанс агымнарын сизелерлек оптимальләштерергә һәм кулдан акча файдалану куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Оешма өчен технология үзара исәп-хисапларны объектив контрольдә тоту системасын оештырырга, раслый торган документларны автоматлаштырылган җыю һәм саклауны җайга салырга, контрольлек итүче органнар өчен кеше факторыннан башка исәп-хисаплар һәм статистика әзерләргә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта «Бердәм касса» РНКО тармак ширкәтләре белән 300 дән артык килешү төзеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International