Татарстанга инвестицион климатны өйрәнү максаты белән халыкара фонд инвесторлары киләчәк
2012 елның 8 октябре, дүшәмбе
8-9 октябрьда Татарстанга инвестицион климатны өйрәнү максаты белән халыкара инвестицион фонд вәкилләре киләчәк. Аларның сәфәре Bank of America Merrill Lynch катнашында оештырылган.
Алар иртәгә Казанга килә. Визит кысаларында Алабуга махсус икътисади зона андагы компания-резидентлар, “ТАИФ” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ, “Ак Барс” ААҖ банкы, IT-парк һәм Казанның сәүдә комплекслары белән танышуы каралган.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.