Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразы Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты депутатлары тарафыннан каралды.
Бүген ТР Дәүләт Советы комитетлары утырышлары кысаларында 2020-2024 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын һәм «2020 елга һәм 2021 белән 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР кануны проектын карау тәмамланды. Йомгаклау фикер алышу Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет утырышында узды. 23 октябрьдә ТР Дәүләт Советы утырышында республика бюджеты фаразы һәм проекты каралачак.
Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев үз докладында фараз Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан төбәкләр өчен тәкъдим ителгән Россия икътисады үсешенең сценар шартларына нигезләнгән, шулай ук милли проектларны гамәлгә ашыру планнарын, тармак министрлыкларының мәгълүматларын, муниципаль берәмлекләрнең һәм әйдәп баручы оешмаларның үсеш фаразларын исәпкә ала, дип ассызыклады.
"Тулаем алганда, ул Стратегия-2030ның база сценариена туры килә, аның нигезендә 2030 елда тулай төбәк продукты күләме 5 трлн сумнан артып китәргә тиеш», - дип билгеләп үтте министр.
Фаразланган чорда Татарстан икътисады 102-103, 3% диапазонда үсеш күрсәтәчәк. 2020-2024 елларда сәнәгать җитештерүе индексы 101,3-103,8% дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана.
Тармак дәүләт программасы нигезендә ел саен авыл хуҗалыгы продукциясе үсешенең темплары 101,9% дәрәҗәсендә каралган.
Милли проектлар кысаларында торак һәм инфраструктура төзелеше күләмен арттыруны исәпкә алып, подрядчы эшләр күләмен этаплап арттыру фаразлана. Фаразланган чорда үсеш темпы 100,2-103,5% тәшкил итәчәк.
Ваклап сату әйләнеше үсеше темплары 101-102,5% дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана. Фаразланган чор дәвамында хезмәт җитештерүчәнлеге үсешенә нигезләнгән реаль хезмәт хакы үсеше көтелә. Эшсезләр өлеше эшче көчләр саныннан 0,65% тан артмаячак.