Дәүләт Советы депутатларына Татарстанның 2024 елга кадәр үсеш фаразы тәкъдир ителде

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан икътисад министры республика парламентында 2020-2024 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы турындагы доклад белән чыгыш ясады.

2020-2024 елларда Татарстан икътисадының үсеш темплары 102-103,3% диапазонда булыр дип фаразлана.

«Фаразда республиканың муниципаль берәмлекләрен, шул исәптән агломерацияләр буенча да, киләчәктә баланслы үстерү каралган. Икътисадый активлыкның үсеше, беренче чиратта, эшкәртү тармакларында сәнәгать җитештерүе күләме белән тәэмин ителәчәк», — дип билгеләп үтте Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Махсус икътисади зоналар институты фаразланган чорда үсешнең нәтиҗәле инструменты булачак: Татарстанда махсус икътисадый зоналар саны өчкә кадәр артачак.

Бүген «Иннополис» резидентлары саны 84 ширкәткә кадәр артты. МИЗ Күзәтчелек советы тарафыннан хупланган тагын 3 ширкәт резидент статусын алу стадиясендә. Ел ахырына кадәр резидентлар саны, министр сүзләренчә, 90га кадәр артачак.

«Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонаны үстерү дәвам итә, анда бүгенге көндә 57 резидент урнашкан, шуларның 33е сәнәгать-җитештерү эшчәнлеге алып бара. Бүген «Алабуга» МИЗна Россиянең барлык махсус икътисадый зоналары кеременең яртысы һәм сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ табышының 80% ы туры килә.

«Түбән Кама, Әлмәт һәм Лениногорск муниципаль районнары территориясендә «АлмА» сәнәгать-җитештерү тибындагы яңа махсус икътисадый зона булдыруга гариза әзерләнде. Әлеге проектның стратегик инвесторы - «Татнефть» ширкәте. Аның территориясендә 17 резидент-ширкәт эшләячәк. 2025 елга «АлмА» ның төп резидентларының инвестицияләр күләме 67,9 млрд сумга җитәчәк, 1 400 дән артык яңа эш урыны булдырылачак», - дип сөйләде Фәрит Габделганиев.

Татарстан икътисады үсеше хезмәт җитештерүчәнлеге һәм хезмәт хакы үсеше белән бергә барачак. 2020-2024 елларда инфляция 4% тан артмаячак, эшсезлек чагыштырмача түбән дәрәҗәдә сакланачак.

2019 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме, фаразлаулар буенча, 2,5 трлн.сумнан артып китәчәк. Татарстан эзлекле рәвештә тулаем төбәк продуктын 5 трлн. сумга китерүгә таба бара. Моңа кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразы ТР Министрлар Кабинеты утырышында расланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International