Сертификатлар алуны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды финанслады
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды «Йолдыз» авыл хуҗалыгы кооперативы һәм Рамилә Щукинаның крестьян-фермер хуҗалыгы тарафыннан «Хәләл» сертификатлары алынун финанслады. Сентябрь аеннан башлап Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының әлеге оешмалары җитештерелә торган продукциягә өстәмә маркировка куярга хаклы. 2 сертификатка финанс ярдәме күләме 180 мең сум тәшкил итте, шуның белән аларның тулы бәясен каплады.
Рамилә Щукина крестьян-фермер хуҗалыгы Татарстанда 2013 елдан бирле эшли; сөт, мөгезле эре терлек ите, ат, сарык ите җитештерү белән шөгыльләнә. Оешманың ит әзерләү цехы бар, нәкъ менә аның өчен «Хәләл» сертификаты алынган.
«Йолдыз» авыл хуҗалыгы кооперативы биш фермер хуҗалыгын берләштерә; яңа чимал эшкәртү, ит ярымфабрикатлары, шулай ук колбасалар, ысланган әйберләр һәм пилмән кебек әзер эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә. «Хәләл» сертификаты ат, сарык һәм кош итеннән җитештерелгән барлык ит продукциясе өчен алынган.
«Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлекнең ихтыяҗларын даими анализлый һәм бизнеска, җитештерү секторы яки сату өлкәсе булсынмы, чыннан да, үсәргә ярдәм итүче ярдәм чараларын тәкъдим итә. Чараларның бер өлеше базардагы динамикага бәйле рәвештә яңадан карала, яңа ярдәм программалары эшләнә, – дип билгеләп үтте икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Мәсәлән, эшмәкәрләрдән ташламалы сертификат алу өчен бик күп мөрәҗәгатьләр килә, һәм без җавап карары белән чыгыш ясадык – сертификацияләүгә чыгымнарны каплау өчен акча бүлеп бирәчәкбез».
Әлеге сертификат «Хәләл» маркировкасы белән продукция җитештерү һәм сату хакы бирә. «Хәләл» стандартлары буенча сертификация эшкуардан продукцияне җитештерү, саклау, ташу һәм сату процессларына куркынычсызлыкның һәм экологиянең өстәмә ысулларын кертүне таләп итә. Әлеге документка ия булу базарда җитештерүченең статусын арттыра һәм аңа өстәмә конкурентлык өстенлеге бирә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фондыннан сертификатлар алуны финанслау буенча хезмәт күрсәтүне республикада бер айдан артык теркәлгән һәм эшләүче кече һәм урта бизнес ширкәтләре алырга мөмкин. Финанс ярдәме оешма чыгымнарының 100% ына кадәр каплый ала, әмма 700 мең сумнан да артмаска тиеш.
Әлеге ярдәм чарасы кредит һәм иминият оешмаларына (кулланучылар кооперативларыннан тыш), инвестиция фондларына, дәүләти булмаган пенсия фондларына, кыйммәтле кәгазьләр базарында профессиональ катнашучыларга, ломбардларга, уен бизнесы вәкилләренә кагылмый. Мөрәҗәгать итүче продукцияне бүлешү турында килешүдә катнашучы була алмый, подакцизлы товарлар, файдалы казылмалар сатуны гамәлгә ашыру, салымнар һәм җыемнар буенча банклар яки Фонд алдында бурычлы булу тыелган.