Икътисад министрлыгы ветераннарын Халыкара олылар көне белән котладылар
2012 елның 1 октябре, дүшәмбе
1 нче октябрь көнне Икътисад министрлыгында озак еллар буе барлык көчләрен Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә түккән ветераннарны Халыкара олылар көне белән котладылар. Бу көнне министрлыкта алар өчен концерт программасы белән бәйрәм табыны оештырылды. Ветераннарны министр һәм бар коллектив исеменнән министрның беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева тәбрикләде.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.