Россия һәм Италия Калининградта икътисади хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышачак

2019 елның 27 сентябре, җомга

Россия һәм Италия Икътисадый үсеш министрлыгы, Үсеш институтлары һәм ике илнең b2b-секторы вәкилләре кече һәм урта бизнес өлкәсендә хезмәттәшлек һәм сәнәгать округлары буенча Россия-Италия эш төркеменең XXVIII утырышы кысаларында очрашачаклар. Татарстан эшкуарларын Россия делегациясе составына керергә чакыралар.

Чара 2019 елның 28-30 октябрендә Калининградта узачак. Эшлекле программа дәүләтара дәрәҗәдә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга, бизнес-җәмәгатьчелекнең хакимият вәкилләре белән диалог корырга мөмкинлек бирәчәк. Россия бизнесы вәкилләре өчен бу Италиядән килгән эшкуарлар арасында потенциаль тәэминатчыларны яки заказчыларны табу мөмкинлеге - чарада b2b-сөйләшүләр сериясе планлаштырылган.

Утырышта катнашучылар машина төзелеше һәм робототехника, җиһаз сәнәгате (дизайн, комплектлау әйберләре, җайланмалар), агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате технологияләре үсеше мәсьәләләре турында фикер алышачак, Калининград өлкәсе предприятиеләрендә булып кайтачак.

Эшче төркем икътисадый, сәнәгать һәм валюта-финанс хезмәттәшлеге буенча Россия-Италия Советы каршында эшли. Россия белән Италия арасында икътисади мөнәсәбәтләрнең актуальлеген РФ Президенты Владимир Путин ассызыклады. Июль аенда "ИННОПРОМ-2019" кысаларында узган Италия премьер-министры Джузеппе Конте белән матбугат конференциясе вакытында Президент илләр арасында товар әйләнеше үскәнен, ә җыелган каршы капитал салулар 7,5 миллиард долларга җиткәнен билгеләп үтте. Ул белдергән мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта Россия базарында 500ләп Италия фирмасы һәм банк оешмасы эшли.

Уздыру урыны: Radisson Blu Hotel отеле, Калининград шәһәре, Җиңү мәйданы, 10

Теркәлү мәҗбүри. Катнашучыларның анкеталарын 2019 елның 5 октябренә кадәр PedanNV@economy.gov.ru. электрон почта адресына җибәрергә кирәк

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының элемтә өчен җаваплы заты: Педан Наталья Валерьевна, +7 (495) 870-29-21 доб. 11339, PedanNV@economy.gov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International