Татарстанның 30 меңнән артык гражданы бүген үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм үзе өчен эшли. 2019 елдан башлап яңа салым режимы Россиянең 4 төбәгендә – Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында кертелде. Салым экспериментын бөтен ил кызыксынып күзәтә. 2020 ел башыннан Россия Федерациясенең һәр төбәге аны үз территориясендә кертергә хаклы.
Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев ШОС һәм БРИКС илләренең V Бизнес-форумында үзмәшгульләргә ярдәм итү һәм яңа салым режимын популярлаштыру чаралары турында сөйләде.
«ШОС һәм БРИКС илләре икътисады үсешенең драйверы буларак, гаилә эшкуарлыгы» секциясендә чыгыш ясаганда «Форум үзен бизнес-бергәлек белән БРИКС һәм ШОС илләре дәүләт хакимияте вәкилләре арасында диалог төзү өчен абруйлы бер эшлекле мәйдан буларак күрсәтте. Россия регионы буларак, Татарстан Республикасы өчен эшкуарларга уңайлы эшлекле климат булдыру, аларның бизнес һәм маркетинг белеменә инвестицияләр кертү өлешендә тәҗрибә уртаклашу аеруча әһәмиятле", -дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.
Татарстанда бизнесны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган: ташламалы кредитлар һәм микрозаймнар, экспорт килешүләрен гарантия белән тәэмин итү һәм алып бару буенча төрле чараларны гамәлгә ашыру, индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыклары рәвешендә инфраструктура булдыру, эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча мәгариф һәм мәгълүмат чаралары оештыру. 2019 елда гына да Татарстанда кече бизнеска ярдәм итүгә 2 млрд. сумга якын акча юнәлдереләчәк, бу алдагы ел белән чагыштырганда 30 тапкырга күбрәк. Бүген бу күрсәткеч буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында лидер булып тора.
2019 елда исә Татарстан үзмәшгуль эшмәкәрләрнең яңа категориясенә ярдәм итүгә аерым басым ясады, дип билгеләп үтте министр. Татарстанда сынау проектын гамәлгә ашыру эше Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә тора һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Республика ведомствоара штабы тарафыннан координацияләнә.
«АК Барс» банкы «Мой налог» ФСХ платформасы партнерларына кушылды һәм үзмәшгульләр өчен махсус Ак Барс Onlinе сервисларын кертте, «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ» үзмәшгульләрнең чыгымнарын больничный лист буенча кайтаруны һәм юридик ярдәм күрсәтүне күздә тотучы үзмәшгульләрне иминләштерү программасын булдырды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы белән гамәлгә кертелгән «Проверенный бизнес» Интернет-порталы үзмәшгульләргә яңа салым режимын куллану мәсьәләләре буенча бушлай консультацияләр бирә башлады. «Проверенный бизнес» ның кайнар элемтәсе даими рәвештә Татарстан Республикасының гына түгел, Россиянең башка төбәкләре резидентлары да мөрәҗәгать итә. Сентябрь башына «Проверенный бизнес» 1,3 меңнән артык консультация биргән.
Ведомствоның икенче проекты булган «Татарстан Республикасының биржа мәйданчыгы» онлайн-агрегаторы исә «Үзмәшгульләр» махсус бүлеген эшләтеп җибәрде. Бу чара эшкуарларга гарантияле тәэмин итү, эш һәм хезмәт күрсәтү базарына керү мөмкинлеге бирә. Әлеге мәйданчык заказчыларның киң аудиториясенә ия, ул кече һәм урта бизнес өчен клиентлар эзләү процедурасын шактый җиңеләйтергә булыша. Беренче үзмәшгуль июль башында биржа мәйданчыгында дәүләт контрактын уңышлы тәмамлады. Бүген биржада үзмәшгульләр өчен 128 позиция тәкъдим ителгән.
Мәгълүмати кампаниягә зур игътибар бирелә: «Татарстан Республикасы үзмәшгульлек үзәге» проекты социаль челтәрләрдә сентябрь башыннан старт алды һәм гамәлгә ашыруның өч этабын күздә тота. Кампания кысаларында гражданнарга легаль булмаган эшчәнлек алып бару куркынычы турында сөйләячәкләр, инфографика, инструкцияләр, тикшеренүләр һәм видеоматериаллар рәвешендә «Минем салым» кушымтасында теркәлү һәм эшләү буенча киңәшләр бирәчәкләр. Мәгълүмати кампанияне 2,81 млн кулланучы дәрәҗәсендә колачлау фаразлана.
2019 елның ноябрендә Икътисад министрлыгы «Google Россия» ширкәте белән берлектә 1 меңнән артык үзмәшгуль граждан өчен белем бирү офлайн-чарасы үткәрәчәк.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Юлламасында билгеләп үткәнчә: «Үзмәшгульлек статусы – бизнес үсеше өчен яхшы старт, шулай ук хокук кырына чыгу, легаль керем алу һәм яхшы кредит тарихы формалаштыру мөмкинлеге», - дип искәртте министр. - Без үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итүнең системалы чараларын гамәлгә ашыру буенча мәгълүмат кампаниясен дәвам итәчәкбез».
ШОС һәм БРИКС илләренең V кече һәм урта бизнес форумы 26-27 сентябрьдә Уфада уза. Форумда 30 илдән 2,5 мең делегат катнашыр дип көтелә, алар арасында алдынгы бизнесменнар, эшлекле ассоциацияләр, хакимият органнары һәм үсеш институтлары вәкилләре бар. Форумда республиканы икътисад министры Фәрит Габделганиев җитәкчелегендәге делегация тәкъдир итә. Ведомство башлыгы, шулай ук, бүген форум кысаларында ачылган регионнарның кече һәм урта бизнес вәкилләренең Халыкара күргәзмәсендә Татарстан исеменнән коллектив стенд эшен алып бара.