2012 елның гыйнвар-август айларында муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингы

2012 елның 28 сентябре, җомга


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2012 елның гыйнвар-август айларында муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингын әзерләде. Рейтингта беренче өчлекне Әлмәт (1 урын), Түбән Кама ( 2 урын) районнары һәм Казан шәһәре (3 урын) алды.

Гыйнвар-июль айларында эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең айлык уртача хезмәт хакы күләме 21261 сум булган. Иң югары күрсәткеч – 25638 сум Әлмәт, 24513 сум Түбән Кама районнарында һәм 23918 сум Казанда теркәлгән.

Республикада 2012 нче елның беренче яртыеллыгында өстәмә кыйммәтнең җан башына туры килгән күләме 91 мең сум тәшкил иткән. Әлеге күрсәткечнең иң зурысы Әлмәт муниципаль районында – 383,8 мең сум, аннан соң Яңа Чишмә (299,5 мең сум) һәм Чирмешән (243,6 мең сум) районнарында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International