Махсус икътисади зонаны ике мәйданчыкта – Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнарында урнаштырырга тәкъдим ителә.
Яңа МИЗның төп юнәлеше - мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлек булачак, шул исәптән программа продуктлары җитештерү, мәгълүматны эшкәртү һәм тапшыру системалары булдыру, шулай ук фәннең башка өлкәләрендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үткәрү.
Проектның үзенчәлеге махсус икътисади зона территориясендә Американың Carnegie Mellon университеты белән бергә IT-технологияләр буенча университет төзү планлаштырыла.