«Вайлдберриз» Татарстанда электрон сәүдәне үстерү максаты белән бүлеген ачты

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

«Вайлдберриз» ширкәте бүлү үзәген төзү өчен Татарстанның Яшел Үзән районында «ВБ ВОСТОК» ҖЧҖ бүлендек оешмасын теркәде.

«Вайлдберриз» ширкәте Татарстанның Яшел Үзән районында «ВБ ВОСТОК» ҖЧҖ бүлендек оешмасын теркәде. Яңа төзелгән оешма «Яшел Үзән» УКСИҮТ резиденты статусын алганнан соң бүлү үзәге төзү белән шөгыльләнәчәк, анда локаль партнерлардан товарларны турыдан-туры кабул итү оештырылачак. Резидент статусы иминият взносларының киметелгән тарифларыннан һәм табышка салым ставкасыннан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук ширкәтнең инвестпроектын тормышка ашырганда оешма милкенә салым түләүдән һәм җир салымын түләүдән азат итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 14 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Вайлдберриз» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Бакальчук хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документ Яшел Үзәндә 100 мең кв.м. мәйданлы «Вайлдберриз» эре бүлү үзәген төзүне күздә тота. Логистик комплексны куллануга тапшыру 2020 елның икенче яртысында көтелә. Төзелешкә «Вайлдберриз» инвестицияләре якынча 5 млрд. сум тәшкил итәчәк.

«Электрон сәүдә базарының «Вайлдберриз» ширкәте кебек эре уенчысының Татарстан территориясенә керүе, һичшиксез, Республиканың цифрлы икътисады үсешенә ярдәм итә. Шул ук вакытта, бу җирле кулланучылар һәм җитештерүчеләрнең челтәрдәге сәүдә мөнәсәбәтләренә әзер булуын раслый. Төбәктә интернет-сәүдәне үстерү өчен шартлар булдыруга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов зур игътибар бирә. Республика хөкүмәте җирле коммерция өчен мөмкин булган кадәр уңайлы шартлар формалаштыру өчен барысын да эшли»,-дип ассызыклады ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International