Татарстанда 29 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән, аларның 8 753е Казанда, 2 631е Чаллыда, 1165е Түбән Кама муниципаль районында, 111е Әлмәт муниципаль районында, 1097се исә Яшел Үзән районында яши.
Иң күп үзмәшгуль гражданнар таксида эшли. Икенче һәм өченче урында торак тапшыру һәм консультацияләр сферасы. Моннан тыш, үзмәшгульләр репетиторлык, программалаштыру, маркетинг һәм реклама белән шөгыльләнә.
Үзмәшгульләргә, традицион ысул булган, Россия Федераль салым хезмәтенең «Минем салым» кушымтасыннан тыш, РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы һәм партнер – банкларның мобиль кушымталары аша теркәлергә мөмкин.
Сентябрь аенда «Ак Барс» банкы «Ак Барс онлайн» мобиль кушымтасы аша теркәүгә баскан үзмәшгульләргә түләнгән салымнарның бер өлешен универсаль миль яки кэшбэк рәвешендә сумнар белән кире кайтарырга вәгъдә итте.
Яңа режим өчен үз салым чигерүе дә гамәлдә. Дәүләт теркәлгән һәр үзмәшгульлегә салым суммасын киметү өчен аванс итеп 10 000 сум күләмендә акча бирә. Салым чигерүе бер тапкыр бирелә һәм физик затлардан алынган керемнән салымны 3% ка кадәр, ә юридик затлардан кергән табыштан салымны 4% ка кадәр киметергә мөмкинлек бирә.
Үзмәшгульләр өчен салым режимы буенча эксперимент 2019 елның 1 гыйнварында старт алды. Әлегә ул дүрт пилот төбәктә: Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү, Калуга өлкәләрендә һәм Татарстанда эшли. Алардан эш бирүче һәм ялланган хезмәткәрләре булмаган гражданнар үзләре җитештергән продукт яки хезмәт күрсәтүдән, шулай ук керемнәре елына 2,4 млн сумнан артмаган кешеләр файдалана ала. Алар салымны 4% (физик затлар белән эшләүчеләр өчен) һәм 6% (ширкәт ләр һәм шәхси эшмәкәрләр белән эшләүчеләр өчен) буенча бернинди хисапсыз түли ала.