23 нче сентябрь көнне илкүләм “Милләтләр кроссы-2012” традицион спорт чарасы булып узды. Казанда 21 меңнән артык халыкны җыйган ярышлар бер үк вакытта 4 мәйданчыкта булды. Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре, Мирный бистәсенең Каенлык мәйданында 4 километр араны йөгереп, спорт чарасында актив катнашты.