Дмитрий Медведев «Сочи-2012» форумында Татарстан стендын карады

2012 елның 21 сентябре, җомга

Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев “Сочи-2012” XI Халыкара инвестицион форумында Татарстан стендын карады.

Татарстан Республикасы стендында булачак IT-университеты кампусы һәм Иннополис торак йорты макетлары тәкъдим ителгән.

Дмитрий Медведев уникаль видеостендта Иннополис инфраструктурасының виртуаль проектын җентекләп карады.

Россия Федерациясе Премьер-министры тәкъдим ителгән Татарстан проектларына югары бәя бирде. “Бу бик матур урында урнашкан искиткеч шәһәр булачак”, - дип белдерде Дмитрий Медведев.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Дмитрий Медведевка Казанда Ан-70 транспорт самолетлары производствосын булдыру буенча йөкләмәсе үтәлеше турында белдерде. Искәртәбез, “Сочи-2012” ХI Халыкара инвестиция форумында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә

Татарстан делегациясе катнаша. Делегация составында икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та бар.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International