Татарстанның инновацион проектларына 96,5 миллион сум ярдәм күрсәтелде

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

2019 елның икенче кварталында Татарстанның 10 инновацион проектына 96,5 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде. ТР Икътисад министрлыгы Инновацияләргә ярдәм итү фондының конкурс программаларында катнашу өчен заявкалар әзерләүдә эксперт бәяләмәсен бирде һәм ярдәм күрсәтте.

Татарстан Республикасы традицион рәвештә Фонд программаларында һәм конкурсларда актив катнаша. Республикада инновацияләр өлкәсендә үсеш институты белән хезмәттәшлекне ТР Икътисад министрлыгы Фондның төбәк вәкиле белән бергә алып бара. Татарстан Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре, конкурс программаларында катнашу өчен, инновацияле КУЭләргә эксперт һәм консультация ярдәме күрсәтә.

2019 елның икенче кварталында Татарстанның 10 инновацион проектына шундый ярдәм күрсәтелде. Аларның яртысы «Коммерцияләштерү» программасында (VIII чират) җиңүче булды. Программа инновацион продуктларны күпләп җитештерүне оештыруга һәм аларны гомуми базарга кертүгә ярдәм итүне күздә тота. Ширкәтләргә 68,5 млн. сум күләмендә финанслашу бүлеп бирелгән.

«Релиз» оешмасы бүлеп бирелгән акчаларны Инновацион технология кулланып CRG төсле резин гранулларын җитештерүгә юнәлдерәчәк. Мондый грануллар балалар һәм ишегалды мәйданчыкларын буяуда, паркларда, шифаханәләрдә, сәүдә үзәкләрендә, ял итү зоналарын төзекләндерү белән бизәү һәм башкалар өчен кулланыла.

«Элком» фәнни-җитештерү берләшмәсе ширкәте проекты бүгенге көндә хуҗалыкның һәм сәнәгатьнең күп тармакларында кулланыла торган инфракызыл киптерү өчен җайланмаларның вак серияле җитештерүне оештыруга юнәлдерелгән.

«ТВС» ширкәте, суырыла торган медицина җепләрен җитештерү өчен биотаркала торган материал әзерләү технологиясен коммерцияләштерү белән шөгыльләнәчәк.

«Соватех» ширкәте планында – төрле авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын чәчү алдыннан эшкәртүнең технологик процессын модернизацияләү өчен энергияне саклый торган салкын-плазма технологияләрен гамәлгә кертү. Бу технологияне куллану үсемлекләрнең үсүе һәм өлгерүе процессына тәэсир итүче әйләнә - тирә мохитнең тискәре факторларына каршы тотрыклыгына китерә.

«Трис» ширкәтенә ярдәм итү инде җитештерелә торган продукциянең, ул да булса аэрозоль төрелмәдәге индивидуаль пластик пистолет белән тутырылган полиуретан җылыткыч һәм төзелеш клеееның янгын сыйфатын арттыру проектын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Тагын ике республика проекты яңа һәм эшләп килүче кече инновацион оешмаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «СТАРТ» программасы буенча 7 млн.сумлык грант фонд тарафыннан хупланды. Бу - «НТЦ ГринТекс» һәм «АтриуМ» ширкәтләре проектлары. Аларның беренчесе үсемлек биомассасын тулы рационлы эре мөгезле терлекләр өчен катнаш азык эшкәртү өчен технология һәм тәҗрибә җайланмасын эшләүгә багышланган. Икенчесе исә термомодификацияләнгән икенчел ресурслар нигезендә композит брусчатканың өзлексез җитештерү технологияләрен һәм җиһазларын булдыру.

Милли технологик инициативаның юл карталарын гамәлгә ашыру максатларында НИОКРны үтәүне күздә тоткан «НТИ үсеше» программасы буенча 16,5 млн сумлык 1 проект хупланды. "Эттон Груп» ширкәте проекты каты коммуналь калдыкларны исәпкә алуның программа-аппарат комплексын эшләү белән бәйле.

Казан милли тикшеренү технология университеты галиме Иван Захаров Фонд каравына «Целлюлоза һәм биомодификацияләнгән глютен массасыннан биотаркала торган кәгазь алу технологиясен эшләү» проектын тәкъдим итте. Аның тәкъдиме «УМНИК-ЭФКО» агросәнәгать комплексы оешмалары мәнфәгатьләрендә яшь галимнәр өчен программа кысаларында яклау тапты.

«Яшьләрне инновацион эшчәнлеккә җәлеп итү» программасында «Иннокам» ассоциациясе «Киләчәкне бергә төзибез» проекты белән 4 млн.сумлык җиңүче дип табылды. Ассоциациягә мәктәп укучылары өчен 2020 елда Казанда TCI Annual Global Conference 23 нче Халыкара конференциясе барышында чаралар үткәрергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International