Моношәһәрләрнең, сәнәгать зоналарының, территорияләрнең социаль-икътисадый үсешен активлаштыру максаты белән сентябрьның 17 нән 20 нә кадәр эшлекле визит белән Татарстанга Франция һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Региональ тикшеренүләр, пространство үсешенең проблемаларын өйрәнү институты вәкилләре килгән иде.
Татарстанда кунаклар Зеленодольск моношәһәрен модернизацияләүгә кагылган проблемаларны өйрәнделәр. Икътисад министрлыгында делегация вәкилләренә министрлыкның эшчәнлеге, республиканың үсеш тенденцияләре турында мәгълүмат тәкъдим иттеләр.
Очрашулар нәтиҗәсендә хезмәттәшлекне дәвам итергә дигән карар кабул ителде.