Бүген Икътисад министры Фәрит Габделганиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Новосибирск өлкәсенең алдынгы инновацион үзәкләрендә - Кольцово фән шәһәрчегендәге Биотехнопаркта һәм Новосибирск академик шәһәрчегендәге технопаркта булып кайтты.
Татарстан делегациясен Новосибирск өлкәсе икътисади үсеш министры вазыйфаларын башкаручы Лев Решетников озата йөрде.
Новосибирск өлкәсе өчен индустриаль парклар һәм технопарклар булдыру инвестицион сәясәтнең өстенлекле юнәлеше булып тора. 2016 елда Новосибирск өлкәсенең парк сәясәте концепциясе расланды, анда парк һәм кластер сәясәтенең үзара бәйләнеше чагылдырылган. Биотехнопарк һәм Академпарк шундый уңышлы хезмәттәшлекнең мисаллары булып тора.
Кольцово фән шәһәрчегендә урнашкан биотехнологияләр өлкәсендә фәнни-технологик парк Татарстан делегациясе визитының беренче пункты булып торды. Аның буенча экскурсияне «Биотехнопарк» ИК АҖ генераль директоры Александр Иванов үткәрде.
Ул Биотехнопарк резидентлары шөгыльләнә торган яңа инновацион проектлар турында сөйләде. Проектлар арасында исә үсемлекләрне биологик саклау чараларын үстерү, сыр ясау өчен ферментлар җитештерү технологияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү, катнаш азык өчен микрокапсул рәвешендәге витаминнар, авыл хуҗалыгында пестицидлар буларак куллану өчен ерткыч гөмбәләр препаратлары җитештерү технологияләре.
Визитның икенче ноктасы итеп Россиянең иң мөһим фәнни һәм белем бирү үзәкләренең берсе булган Новосибирск Академшәһәрчегенә бару булды.
Бүген Академшәһәрчек территориясендә дистәләгән фәнни-тикшеренү институтлары, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Президиумы, Новосибирск дәүләт университеты, Физика-математика мәктәбе урнашкан.
Татарстан делегациясе Академшәһәрчек технопаркында булып кайтты. Аның буенча экскурсияне «Новосибирск Академшәһәрчеге технопаркы» АҖ генераль директоры Владимир Никонов үткәрде.
Бүген технопарк үз чыгымнарын каплый ала һәм стартап белән акселерациядән башлап, инвесторны җәлеп итүгә һәм базарга чыгуга кадәр бизнес үсешенең тулы циклын тәэмин итә.
«Делегация визитының максаты - Татарстан һәм Новосибирск ширкәтләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту, хезмәттәшлекне гамәлгә ашыруның яңа мөмкинлекләрен эзләү, - дип әйтеп узды Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Татарстанның инновацион инфраструктураны үстерү буенча уникаль тәҗрибәсе тупланган, без хезмәттәшләребез белән әлеге тәҗрибәне уртаклашырга әзер».