2019 елның 3-6 сентябрендә Владивостокта V Көнчыгыш икътисадый форумы уза. Төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерү КИФның төп темаларының берсе булып торды.
Эш программа кысаларында «Ерак Көнчыгыш федераль округы регионнарының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» дип исемләнгән «Стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО сессиясе узды. Анда Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
«Тәҗрибә алмашу, шул исәптән төбәкләр арасында да, тизләтелгән үсешнең мөһим өлеше. Көнчыгыш икътисади форум кебек эре эшлекле чаралар турыдан - туры диалогка, тулаем ил һәм төбәк икътисадын үстерү буенча төп мәсьәләбезнең уртак уңышлы чишелешләрен эзләүгә ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Очрашуда катнашучылар уңайлы бизнес-мохит формалаштыру һәм административ киртәләрне бетерү, КУЭка финанс һәм мөлкәти ярдәм күрсәтү, квалификацияле кадрлар җитмәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингы нәтиҗәләре буенча регионнар арасында иң яхшысы дип танылды. Милли рейтинг төбәк хакимиятләренең бизнесны алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру буенча тырышлыкларын бәяли һәм иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклый. Бәяләү 44 күрсәткеч һәм 4 юнәлеш буенча үткәрелә: җайга салу мохите, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшмәкәрлеккә ярдәм. Шул ук вакытта Татарстан 5нче ел рәттән РФ субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында лидерлар өчлегенә керә. Шул исәптән, республика өч тапкыр рейтингның беренче баскычын били.
Бүген республикада инвестицион җәлеп итүчәнлекне үстерү өчен башка төбәкләрдә масштаблау һәм гамәлгә кертү өчен тәкъдим ителгән берничә уңышлы тәҗрибә гамәлгә ашырыла.