Питрәч муниципаль районы муниципаль стратегияләр федераль конкурсына гариза юллады.
Нәтиҗәләр 28 октябрьдә Санкт-Петербургта «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: территорияләр өчен милли максатлар һәм эффектлар» Гомумроссия форумы кысаларында узачак тантаналы чарада ясалачак.
Өч ел рәттән Татарстан Республикасының муниципаль стратегияләре, конкурсларда призлы урыннар алып, федераль дәрәҗәдә билгеләнеп үтәләр.
2016 елда муниципаль стратегияләр конкурсында призлы урыннарны Чистай һәм Менделеевск муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәре стратегияләре алды. 2017 елда «Шәһәрләрне үзгәрткән стратегияләр» конкурсында беренче урынны Чистай муниципаль районына бирделәр, шул ук елда Казан «Шәһәр стратегияләре конкурсы — 2017» чарасында беренче урынны алды. 2018 елда Әлмәт муниципаль районы «Акыллы стратегия – акыллы шәһәр» номинациясендә җиңү яулады, ә Түбән Кама муниципаль районы стратегиясе Россия Федерациясе субъектлары арасында 3 нче урынны алды.
Стратегияләр форумы 2002 елдан бирле Санкт-Петербургта ел саен үткәрелә һәм Россия Федерациясе төбәкләре һәм шәһәрләре үсеше стратегияләрен һәм комплекслы проектларын тормышка ашыруның иң мөһим һәм кискен мәсьәләләре буенча стратегик планлаштыру һәм конструктив дискуссия ысуллары һәм механизмнары турында фикер алышу өчен төп мәйданчыкка әверелде.
Ел саен Стратеглар форумында 1000нән артык катнашучы катнаша. Болар исә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе, Россия Федерациясе Федераль министрлыклары һәм ведомстволары, региональ администрацияләр һәм закон чыгару җыелышлары, муниципалитетлар, бизнес, фәнни һәм эксперт бергәлекләре, иҗтимагый оешмалар, чит илләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре.