Әлмәттә авыл мәктәп укучылары арасында «АгроНТИ – 2019» конкурсының финалы уза

2019 елның 30 августы, җомга

Бүген Әлмәттә авыл укучылары арасында «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсының финал ярышлары башланып китте. Аның максаты – Милли технологик инициативаның (МТИ) АПКны цифрлаштыру һәм роботлаштыру кебек милли технологик инициатива өстенлекләре белән эш итү өчен авыл мәктәпләре укучыларын җәлеп итү.

5-11 сыйныф укучылары 4 юнәлештә ярышалар: агрокоптерлар, агророботлар, агрокосмос, агрометео. Балалар пилотсыз очу аппаратлары һәм автомат идарә итү системалары белән эшләү күнекмәләрен, геостационар орбитадан алынган мәгълүматларны эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен һава торышын фаразлау күнекмәләрен күрсәтәләр.

Конкурс инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан оештырылды һәм Татарстан Республикасында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты һәм республиканың Икътисад министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

18 меңнән артык мәктәп укучысы, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 3,5 мең укучы, катнашу өчен гариза тапшырган. Әлмәттә финал ярышларында Волгоград, Кемерово, Новосибирск, Саратов өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасының 11 районыннан 101 укучы катнаша. Болар исә Алексеевск, Әлмәт, Мөслим, Зәй, Саба, Арча, Әгерҗе, Кукмара, Сарман, Лениногорск һәм Балтач районнары.

Нәтиҗәләр иртәгә, 31 августта билгеле булачак. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырачак.

Финал этабында җиңүчеләр 2019 елның 9-12 октябрендә «Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыкта катнашу мөмкинлегенә ия булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International