«Бу яшь осталар кулында дөнья икътисадының киләчәге»: 45 нче WorldSkills конкурсына йомгак ясалды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

2019 елның 22-27 августында Казан 63 илдән һәм төбәкләрдән 1354 яшь белгечне кабул итте. Дөнья чемпионатында катнашучылар 56 күнекмәдә көч сынашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча гомуми медаль зачетында Россия командасы икенче урынны яулап алды, шулай ук конкурсның юниорлар ярышлары нәтиҗәләре буенча барлык алтын медальләрне дә яулады. Татарстан осталары сәнәгать дизайны, мобиль кушымталар эшләү һәм башка өлкәләрдә дә иң яхшылар рәтенә керделәр.

Россия җыелма командасы 25 медальон һәм 22 медаль яулады, шуларның 14е алтын, дүртесе көмеш, дүртесе-бронза. Albert Vidal Award дип исемләнгән ярышларның төп бүләген шулай ук Россия такымы әгъзасына тапшырдылар. Аның иясе Ярославль өлкәсеннән Анастасия Камнева булды. «Лаборатор һәм химик анализ» компетенциясендә Россия данын яклаган кыз ярышларның барлык катнашучылары арасында иң күп балл җыйды.

45 нче халыкара чемпионат нәтиҗәләре буенча Татарстан осталары шулай ук компетенцияләрдә иң яхшы дип билгеләнделәр. Мәсәлән, «Прототиплар ясау» компетенциясендә беренче урынны Айдар Минеев алды, «Мәгълүмати кабель челтәрләре» компетенциясендә икенче конкурс урынынын Ислам Нигъмәтуллинга, «Мобиль робототехника» компетенциясендә өченче урынны Оскар Арсланов белән Эмиль Мифтахов бүлеште. Моннан тыш, Тимерлан Рәхмәтуллин "Future Skills" да иң яхшы дип табылды, Никита Барышев "Сәнәгать дизайны"компетенциясендә беренче булды. Шулай ук беренче урыннарны "Цифрлы модельер" компетенциясендә җиңгән Татарстанның яшь осталары Виктория Малецкова һәм Илария Баһаветдинова WorldSkills Junior «Ресторан сервисы»  компетенциясендә иң яхшы урыннар яуладылар.

WorldSkills International халыкара хәрәкәтенең максаты - эшче һөнәрләрне популярлаштыру, бөтен дөнья буенча һөнәри әзерлек статусын һәм квалификациясен күтәрү. Россиянең WorldSkills хәрәкәтенә керүенең инициаторы Стратегик инициативалар агентлыгы булды. Россия рәсми рәвештә әлеге халыкара оешма әгъзаларына 2012 елның 17 маенда кабул ителде.

Бу елларда Россия чемпионатта ике тапкыр җиңүче булып танылды. 2017 елда Россиянең яшь профессионаллары Абу-Дабида узган дөнья чемпионатында җиңү яулаган булсалар, 2018 елда исә EuroSkills ярышында җиңделәр.

Моннан тыш, 2019 елда ил эчендә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Илкүләм чемпионаты финалының медаль зачетында беренче урынны яулаган Татарстан спортчылары иң компетентлы дип танылды.

Җиңүчеләрне бүләкләргә Казанга Россиядә WorldSkills хәрәкәтен оештыру инициаторы, Стратегик инициативалар агентлыгы җитәкчесе Светлана Чупшева да килде.

Ул Россиядә яшьләрнең эшче һөнәрләргә карата кызыксынуларын, шулай ук һөнәри осталык буенча чемпионатның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Икътисад министры Фәрит Габделганиев ассызыклаганча, икътисадыбызның киләчәге нәкъ менә шундый яшь профессионаллар кулында, һәм мондый һөнәри хәрәкәтләрнең үсешенә ярдәм итүчеләр зур эш башкара.

Икътисад министры сүзләренә караганда, Татарстан «Милли технологик инициатива» программасы, «Смартека» акыллы карарлар китапханәсе һәм  стратегик инициативалар агентлыгының территорияләрнең икътисадын үстерүгә юнәлдерелгән башка социаль, мәгариф һәм бизнес проектларында актив катнаша. Моннан тыш, Петербург халыкара икътисад форумы кысаларында Стратегик инициативалар агентлыгы, «Һөнәри берлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» Берлеге, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте Татарстан Республикасында сәнәгать (икътисадый) үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең региональ стандартын гамәлгә кертү турындагы килешүгә кул куйдылар. Икътисадның һәр тармагы өчен профессиональ кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International