Татарстан Икътисад министрлыгы конкурсына Социаль әһәмиятле КБОлардан 224 гариза керде

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Субсидияләр алуга Татарстанның 42 муниципалитетыннан коммерциячел булмаган оешмалар дәгъва кыла.

Социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган Татарстан (КБО) оешмаларына Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурста катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланды.

«Коммерцияле булмаган оешмаларның безнең конкурска карата кызыксынуы елдан-ел арта бара. Быел Татарстанның 42 муниципаль берәмлегеннән 224 социаль мөһим проект гариза тапшырган. Чагыштыру өчен, 2018 елда конкурста 199 проект белән 35 муниципалитет катнашты, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Конкурс комиссиясе 2020 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырылачак иң лаеклы проектларны сайлап алачак. Ярдәмнең гомуми күләме 35 млн сум тәшкил итәчәк».

Социаль әһәмиятле проектларга субсидияләр бирү буенча Конкурс өченче тапкыр үткәрелә.

Быел иң күп гаризалар «Хәйриячелек һәм иреклелек үсеше, яшьләргә патриотик тәрбия бирү» (44 гариза), «Муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый-мәдәни киңлеген үстерү, ял итү сыйфатын һәм мәдәни байлыкларның һәркем өчен мөмкин булуын арттыру, туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү» (36 гариза), «Массакүләм спортны үстерү, шул исәптән физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшчәнлегенең инклюзив рәвешләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру» (29 гариза) һәм «Өстәмә белем бирүне үстерү, цифрлы мәгарифне, фәнни-техник һәм сәнгать иҗаты» (25 гариза) номинацияләрендә кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International