Татарстан Республикасы делегациясе “Интерра-2012” инновацион форумында катнаша

2012 елның 14 сентябре, җомга

Бүген Новосибирскта “Интерра-2012” IV халыкара инновацион форумы башланды. Форумда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстан делегациясе составында икътисад министра Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнаша.

Форум тормыш өчен инновацияләр темасына багышланган. Форумда катнашучылар, эскпертлар һәм кунакларның игътибар үзәгендә - тормыш сыйфатын яхшырту өчен яңа эшләнмәләр һәм идеяләр.

“Интерра-2012” кысаларында конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, презентацияләр үтәчәк. Форум эшендә яшь инноваторлар, дөньяда танылган галимнәр һәм экспертлар, бизнесменнар, дәүләт хакимияте органы вәкилләре катнаша.

Форумның беренче чарасы - Россия төбәкләренең Инновацион саммитының пленар утырышы булды. Сөйләшүдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Новосибирск өлкәсе губернаторы Василий Юрченко, Красноярск крае губернаторы Лев Кузнецов, фән һәм эш җәмгыяте вәкилләре катнашты.

ТР Президенты – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы (АИРР) рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында АИРР эшчәнлеге турында сөйләде. Ул дәүләтнең инновацион икътисады төбәкләрнең актив катнашуыннан тыш була алмавын билгеләде. “Икенче яктан, үзара элемтә булганда, һәрбер эшчәнлек нәтиҗәле, бу яктан хакимиятнең федераль органнары белән конструктив диалогны урнаштыру әһәмиятен билгеләп бетерергә кыен, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Шул сәбәптән, якынча 2,5 ел элек Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе барлыкка килде”.

Рөстәм Миңнеханов төбәк икътисадларының төп бурычларының берсе инвестицияләр җәлеп итү, проектларны тормышка ашыру, яңа җитештерү барлыкка китерү һәм булганнарын яңарту, дип билгеләде.

ТР Президенты бу өлкәдә Татарстанның тәҗрибәсе булуын хәбәр итте. Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү буенча алынган керемнәрне республика фәнни-тикшеренү үзәкләре, инвестпроектлар һәм инфраструктуралар булдыру һәм үстерү өчен файдалана. Татарстанның фәнни үзәкләре илдә алдынгы позицияләрдә тора, технопарклардан һәм индустриаль парклардан инновацион инфраструктура ясалган.

Рөстәм Миңнеханов Ассоциация тарафыннан икътисад үсешенә кластерлы якын килү юллары буенча зур эш башкарылуын хәбәр итте. РФ Икътисад үсеше министрлыгының иң яхшы территориянең кластерлы үсеше проектларын сайлап алуы нәтиҗәсендә 13 җиңүче арасында 8 АИРР төбәге бар.

Ассоциация закон чыгару инициативаларын формалаштыру мәсьәләләрендә актив позициядә тора. АИРР экспертлары тарафыннан Федераль контракт системасы законы проектына тәкъдимнәр әзерләнгән. Татарстан Президенты сүзләренчә, Ассоциация төбәкләре беренчеләрдән булып, үз территорияләрендә яңа законнарны кертергә әзер.

“Шулай итеп, АИРР, илнең инновацион үсешенең төп бурычларын тормышка ашыру өчен, мәйдан булып тора, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Ассоциация роле –фән һәм мәгариф үсешенең төп мәсьәләләрен чишү, инвестицияләр җәлеп итү, федераль институтларны җәлеп итеп, инвестицион проектлар үстерү, закон чыгаруны яхшырту өчен, аерым төбәкләрнең көчен берләштерү”.

Утырышта АИРР башка төбәк-вәкилләре дә, Россия һәм чит ил экспертлары да чыгыш ясады.

Материал Татарстан Республикасы рәсми порталы мәгълүматларын кулланылып хәзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International