Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырылышында “Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен, Татарстан Республикасында 2013 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү хакында” закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон проектын депутатлар игътибарына икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева җиткерде.
Пенсионерның яшәү минимумы күләме куллану кәрҗине һәм инфляция дәрәҗәсе турындагы статистика мәгълүматларына нигезләнеп билгеләнә.
2013 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен 4870 сум дип билгеләргә дип тәкъдим ителә.