Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясады

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасын игълан итте. Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов республика яшәешенең төп сфераларына кагылды, регионның социаль-икътисадый һәм политик хәленә җентекле анализ ясады, Татарстан икътисадының 2013 нче елга иң мөһим үсеш юнәлешләрен билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Президентының Юлламасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, оешма һәм предприятиеләр эшчәнлегенә юнәлеш бирә.

Дәүләт Советы Президиумы һәм республика Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә Юлламада булган йөкләмәләрне тормышка ашыру планы хәзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International