«Агро МТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалистлары билгеле булды

2019 елның 9 августы, җомга

Татарстанның 22 авыл укучысы «Агро НТИ – 2019» конкурсының финал этабында катнашачак. Конкурс авыл хуҗалыгында югары технологияле проектлар белән танышу аша Милли технологик инициативаның (МТИ) технологик өстенлекләре белән эш итүгә авыл мәктәпләреннән (5 – 11 сыйныфлар) яшьләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән.  

Алар белән бергә “иң яхшылар” дәрәҗәсен алу өчен Волгоград, Кемерово, Новосибирск һәм Саратов өлкәләре вәкилләре дә көч сынашачак. Балаларга АгроМетео, АгроКосмос, Агрокоптерлар һәм Агророботлар кебек иң кызыклы юнәлешләр буенча инженерлык ярышлары узарга туры киләчәк. Бу ярышлар барышында катнашучыларга цифрлы технологияләр куллану һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә роботлаштыру мәсьәләләрен чишү күнекмәләрен, авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен пилотсыз очкычларны куллану күнекмәләрен күрсәтергә кирәк булачак.

Татарстанда конкурс инновацияләргә ярдәм итү фонды һәм республика Икътисад министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, бу конкурсның әһәмиятен бәяләп бетерүе кыен. «Бүген республика шәһәрләрендә һәм авылларында нинди кешеләр яшәвенә аның бүгенгесе генә түгел, киләчәге дә бәйле. Авыл хуҗалыгы Татарстан икътисадында бик мөһим тармак булып тора. Аны алга таба үстерү өчен заманча техника һәм программа белән эшли алырлык үз эшләренең чын профессионаллары кирәк. Бүген мәктәп укучылары иртәгә яшь белгечләр булачак, һәм безнең бурычыбыз исә аларга үзләрен кече ватанында күрсәтергә ярдәм итү», - дип әйтеп үтте.

Финал этабында җиңүчеләр «Алтын көз-2019» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә махсус мәйданчыкта катнашу мөмкинлегенә ия булачак.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның апрелендә Россия аграр университетларының 9 мәйданчыгында узган төбәк этапларында 16 меңгә якын кеше катнашты. Финал этапларын үткәрү өчен Әлмәт (29-31 август) һәм Белгород (5-6 сентябрь) шәһәрләре сайлап алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International