149,8 млн. сумлык ташламалы кредитлар ел башыннан республиканың Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды тарафыннан махсус эшләнгән «Авылда эшкуарлык» программасы кысаларында бирелде.
Программа 2018 елның маенда эшли башлады. Узган ел ахырына кадәр Татарстан Гарантия фонды тарафыннан программа буенча 1,4 млн. сумлык әкаваплылыкчылык бирелгән иде. Шул ук вакытта җәлеп ителгән кредитларның гомуми суммасы 33,6 млн.сум тәшкил иткән.
Программаның популярлыгы арта бара. Әйтик, агымдагы елның 7 аенда банклар 149,8 млн сумлык ташламалы кредитлар биргән, алар буенча фонд 44,6 млн сумлык җаваплылыкчы булган.
Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә: «Авыл эшкуарлары - аерым игътибар таләп итә торган бизнес категориясе, һәм без аңа һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Моның өчен махсус ташламалы гарантия продукты эшләнгән. Шул ук вакытта без финанс ярдәме белән генә чикләнеп калмыйча, «Биржа мәйданчыгы» нда эшне үзләштерергә ярдәм итәбез, консультация ярдәме күрсәтәбез. Моңа контроль-күзәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре һәм яңа салым режимы буенча консультация да керә».
Исегезгә төшерәбез, «Авылда эшмәкәрлек» программасы кысаларында әкаваплылыкчылык суммасы 5 миллион сум тәшкил итә. Кредит суммасының 70 % ына кадәр Гарантия Фонды җаваплылыкчы булып тора, заемның кимендә 30% ын бурычка алучы үз асламнары белән тәэмин итә. Җаваплылыкчылык өчен комиссия еллык 0,5% тәшкил итә.