Илкүләм проектларны үтәү өчен Татарстан иң яхшы тәҗрибәләрне җыячак

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстан хакимияте уңышлы тәҗрибә уртаклашу өчен яңа платформа булдыра. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлдерелгән проект турында Стратегик инициативалар агентлыгы башлыгына һәм Идел буе федераль округы төбәкләре башлыкларына СИА системалы инициативасын гамәлгә ашыруга багышланган «Смартека «акыллы карарлар китапханәсе» дип аталган беренче стратегик сессия кысаларында сөйләделәр.


Татарстан тәкъдим иткән уникаль корал уңышлы дип саналган тәҗрибәләр белән алмашынуга юнәлгән федераль «Смартека» ның төп идеясен тормышка ашыруда беренче гамәли тәҗрибә булачак. Платформаның беренче релизы 2019 елның сентябренә планлаштырылган.

Бүген, 2019 елның 6 августында, «Казан кайнау ноктасы» күмәк эш киңлегендә Стратегик инициативалар агентлыгының системалы инициативасын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган беренче стратегик сессия узды.

«Смартека» акыллы карарлар китапханәсе» дип аталган СИА системалы инициативасы - регионнар арасында эффектив алмашу өчен бөтен Россиядән иң яхшы тәҗрибәләрне тупларга тиешле проект. Татарстанда исә Россия Федерациясенең субъектлары арасында беренче итеп әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча беренче фикер алыштылар. Сессия кысаларында катнашучыларга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында әлеге эшне төбәк дәрәҗәсендә уздыру сыйфатында эшләнә торган яңа уникаль проектны тәкъдим иттеләр.

«Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә торган милли рейтинг нәтиҗәләре барлык төбәкләр өчен төп ориентир булды. Аның ярдәмендә төбәкләр үзләренең көчле һәм зәгыйфь якларын күрә, бер-берсеннән белем ала һәм иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә кертә. Без бу мөмкинлектән актив файдаланабыз һәм иң яхшы тәҗрибәләрне игътибар белән өйрәнәбез, шулай ук башка төбәкләрне үстерүдә ярдәм итә алырлык тәҗрибәләребез белән уртаклашырга һәрвакыт шатбыз. Аерым алганда, бүген без муниципалитетларыбызның иң яхшы тәҗрибәләрен тиражлау өчен ресурс тудырабыз», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

- Регионнарның үсеш потенциалы нәкъ менә иң яхшы тәҗрибә белән уртаклашуда тупланган. Бу мәсьәләгә ПХИФ-2019 кысаларында РФ Президенты да аерым игътибар итте. Бу эштә төп рольне СИА уйный, ул регионнарга эшлекле климатны яхшыртуда һәм инвестицион потенциалны арттыруда бәһасез ярдәм күрсәтә, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.


ТР икътисад министры аныклап үткәнчә, иң яхшы практикалар конкурсы Татарстан Идарә аппаратының эффективлыгын яхшыртырга, инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттырырга һәм республика эчендә уңышлы тәҗрибә уртаклашу аша халыкның тормыш дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк. Бу корал тәҗрибә уртаклашырга әзер булучыларга гамәли файда китерәчәк.


Әлеге корал уңышлы булган эшкуарлык һәм административ практикаларны бастырып чыгару өчен цифрлы платформадан гыйбарәт. Барлык практикалар да территориаль һәм аларны куллану өлкәләре буенча бүленәчәк, бу исә платформадан файдаланучыларга кирәкле мәгълүматны эзләгәндә җиңел ориентлашырга, шулай ук иң актив территорияләрне һәм аларның башлыкларын күрергә ярдәм итәчәк. Әлеге системага онлайн-система аша керү барлык кызыксынучы катнашучыларның вакытын һәм тырышлыгын оптимальләштерергә, бу территорияләрне үстерү өчен яңа чишелешләр эзләү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.  Һәр практика бастырылып чыгару алдыннан модерация һәм эксперт бәяләве узачак һәм киләчәктә «Татарстанның алтын йөзлегенә» һәм федераль әһәмияттәге уңышлы практикалар составына кертеләчәк.

 

Белешмә өчен:

«Смартека» акыллы карарлар китапханәсе» - «Стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан эшләнә торган системалы инициатива. СИА регионнарда тиражлау потенциалына ия булган барлык юнәлешләр нәтиҗәләрен җәлеп итәчәк һәм региональ идарә такымнарын һәм лидерлык җәмгыятьләрен активлаштырачак. Смартеканың максаты - инновацион социаль-икътисадый карарларны тиражлау аша төбәкләр тарафыннан тупланган тәҗрибәнең потенциалын ачу. Смартека онлайн-платформа һәм төбәкләр өчен тәҗрибә уртаклашу буенча даими семинарларны (тармаклар/темалар буенча) үз эченә алачак. 

Татарстанның иң яхшы практикалары конкурсы - регион үсешенең Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнә торган уникаль гамәли коралы. Ул республиканың һәр районында эшләнеп килгән уңышлы тәҗрибәне республиканың социаль-иктисадый үсешен тизләтү өчен уртаклашуга юнәлтелгән. Конкурс эшмәкәрләрнең һәм район башлыкларының уңышлы тәҗрибәсен туплый. Система эшендә катнашучыларның активлыгы, шулай ук уңышлы тәҗрибәләрне гамәлгә кертүнең иң популяр өлкәләре автомат рейтинглау белән билгеләнә. Эшнең төп максаты - уңышлы үсеш тәҗрибәсе белән уртаклашу аша халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Платформаның беренче релизы 2019 елның сентябренә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International