Рейтингта беренче өчлекне Әлмәт (1 урын), Түбән Кама ( 2 урын) районнары һәм Казан шәһәре (3 урын) алды.
Беренче ярытеллыкта эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең айлык уртача хезмәт хакы күләме 21021 сум булган. Иң югары күрсәткеч – 25264 сум Әлмәт, 24132 сум Түбән Кама районнарында һәм 23672 сум Казанда теркәлгән.
2012 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләрнең җан башына туры килгән күләме 15,5 мең сум тәшкил иткән. Әлеге күрсәткечнең иң зурысы Менделеевск районында күзәтелә (77,5 мең сум). Шулай ук Түбән Кама (64,9 мең сум) һәм Алабуга (45,5 мең сум) районнары аерылып тора.
2012 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча, сигез муниципаль районда (Алексеевск, Әлки, Әтнә, Кайбыч, Мөслим, Яңа чишмә, Спас, Чирмешән) зыянга эшләүче предприятиеләр күзәтелмәгән, шул исәптән өч районда зыянга эшләүче предприятияләр керем алучы категориягә күчкән.