Татарстанда 2013 нче елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турындагы закон проекты Дәүләт Советында каралды

2012 елның 4 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты утырышында “2013 нче елда пенсиягә өстәмә федераль социаль түләү күләмен билгеләү өчен, Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турындагы” закон проекты каралды. Бу документ Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнде.

Яшәү минимумыннын кимрәк пенсия алган гражданнарның пенсияләрен өстәмә федераль социаль түләүне исәпләп тиешле дәрәҗәгә җиткерү максатыннан закон проекты нигезендә республикада киләсе елга пенсионерның яшәү минимумы күләме билгеләнә.

Пенсионерның яшәү минимумы күләме куллану кәрҗине һәм инфляция дәрәҗәсе турындагы статистика мәгълүматларына нигезләнеп билгеләнә

Чутлауларга нигезләнеп 2013 нче елга Татарстанда пенсионерның яшәү минимумын 4870 сум итеп билгеләргә дип тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International