Россия Федерациясе Дәүләт Думасы «дача амнистиясен» озайтучы канунны өченче укылышта кабул итте. «Дача амнистиясе» - 93нче Федераль канун дип аталган шартлы термин, аның нигезендә барлык гражданнар гадиләштерелгән тәртип буенча җир биләмәләрен, шулай ук аларда урнашкан корылмаларны милеккә рәсмиләштерә алалар.
Татарстанлылар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең һәр күп функцияле үзәгендә милекне гадиләштерелгән теркәүгә гариза бирә алалар.
Теркәлү өчен паспорт һәм җир биләмәсенең хокуки иясе булуын раслаучы документлар бирергә кирәк.
Милек хокукын рәсмиләштерү өчен дәүләт пошлинасы 350 сум тәшкил итә. Түләүне шулай ук КФҮтә дә башкарырга мөмкин.
Татарстан Республикасында «Минем документлар» КФҮ үзәкләре көн саен «бер тәрәзә» принцибы буенча 180 төрдән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен тәкъдим итә.
2019 елның беренче яртысында күрсәтелгән хезмәтләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9% ка, ягъни 1,3 млн хезмәткә кадәр арткан. Меңнән артык кеше яшәгән авыл җирлекләрендә урнашкан КФҮнең структур бүлекчәләре аша 27 меңгә якын хезмәт күрсәтелгән.