Татарстан Икътисад министрлыгы коммерцияле булмаган оешмалар өчен бәйге башлап җибәрде

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Коммерциячел булмаган оешмаларның гамәлгә ашырыла торган социаль әһәмиятле проектларына 35 млн.сум бүлеп бирелде.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.

Социаль әһәмиятле проектларга коммерциячел булмаган оешмалар өчен субсидияләр бирү буенча конкурс дүртенче тапкыр үткәрелә.

Татарстанда 6 мең коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Ел саен шуларның 200е Татарстан Икътисад министрлыгы конкурсына гариза бирә. 2018 елда конкурста 113 коммерцияле булмаган оешма җиңүче булды, бу 2017 елга караганда бер КБОга күбрәк.

«Иҗтимагый оешмалар сыйфатлырак гаризалар бирә башлады, алар социаль проектлауга өйрәнделәр, бу алар өчен яңа юнәлеш. Бу эшне республиканың гражданлык җәмгыяте үсешендә зур роль уйнаучы Иҗтимагый палата һәм министрлыклар белән бергә дәвам итәргә кирәк», - дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова.

«Быел без яңалык керттек: конкурста катнашу өчен гаризаны хәзер дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон формада да тапшырырга мөмкин. Гариза формасы максималь рәвештә оптимизацияләнгән. Без дәгъва кылучылар өчен тагын бер яңалык керттек , бу исә муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органыннан һәм (яки) ТР Дәүләт Советыннан гаризага тәкъдим итү хаты. Әгәр проект депутатлар тарафыннан хупланса, гариза күбрәк балл җыячак», - дип сөйләде Олег Пелевин.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләрен конкурста актив катнашырга чакырды: «Конкурс бик кызыклы. Гражданлык җәмгыяте һәм хакимият арасында мондый үзара бәйләнеш төзелүе куанычлы хәл».

Субсидияләр конкурсында катнашу өчен гаризалар 23 августка кадәр кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International