2019 елның 24-26 июлендә Антальяда (Төркия) Төркия Республикасы сәүдә министры Рухсар Пекҗан һәм Россия делегациясе башлыгы булган Россия Федерациясе Энергетика министры Александр Новак рәистәшлегендә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара катнаш комиссиясенең (Хөкүмәтара комиссия) 16 утырышы уза.
Россия һәм Төркия сәнәгать, төзелеш, энергетика өлкәсендә мөһим икътисадый партнерлар, һәм илләр арасындагы конструктив диалог алга таба хезмәттәшлекне үстерү өчен гарант булып тора.
Татарстан Төркия белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендә Россиянең алдынгы субъектларыннан берсе. Моңа бигрәк тә үз чыгышында Россия делегациясе башлыгы Александр Новак ассызыклады. Аерым алганда, РФ энергетика министры «Алабуга» МИЗында Төркия ширкәтләренең масштаблы эшен билгеләп үтте.
«Татарстанда Россия икътисадына кертелгән Төркия инвестицияләренең 25% ы тупланган, бу 2 млрд доллардан артык, - дип сөйләде Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев. – Шул ук вакытта без төрек партнерларыбыз белән хезмәттәшлегебезне киңәйтү өчен зур потенциал күрәбез».
Мәсәлән, инвесторлар тарафыннан кредитларны җәлеп итмичә генә финанслана торган һәм Төркиянең беренче махсус сәнәгать зонасы булган «Гебзе» төрек МИЗы Татарстанда индустриаль паркны үстерү буенча оператор булырга әзер булуын белдерде.
2018 елда Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 3,3% ка артты һәм 314 млн. доллар тәшкил итте. Экспорт 16,9% ка кадәр кимеде, импорт 21,5% ка артып 194 млн. доллар тәшкил итте. 2019 елның маенда Рухсар Пекджан Төркия белән Татарстанның үзара сәүдә күләмнәрен 1 млрд. долларга кадәр җиткерергә кирәклеген билгеләп үтте.