Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган перспектив икътисадый тикшеренүләр үзәге төбәктәге юллар сыйфаты турында 15 меңнән артык татарстанлы катнашкан социологик сорашуга йомгак ясады.
Казан, Чаллы, Әгерҗе, Буа һәм Ютазы муниципаль районнарында яшәүчеләр юлларның торышына уңай бәя бирде. Юллар начарлануына иң күп шикаять иткәннәр Актаныш, Бөгелмә, Зәй, Кайбыч, Кукмара һәм Нурлат муниципаль районнары булды.
Шул ук вакытта һәр бишенче респондент республикада юлларның яхшыруын билгеләп үтте, сораштырылучыларның 36,8% ы исә юлларның сыйфаты элеккечә калды дип саный.
«Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 2019-2021 елларда Татарстан юлларына 13,1 млрд. сум юнәлдереләчәк, шул исәптән 7,3 млрд.сум федераль бюджеттан һәм 5,8 млрд. сум Татарстан Республикасы бюджетыннан. Шулардан 2019 елга 5,4 млрд.сум (3,1 млрд. сум федераль һәм 2,3 млрд. сум төбәк бюджетларыннан) бүленеп биреләчәк.
Акчалар «Юл челтәре», «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистемалы чаралары» һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проектларын гамәлгә ашыруга тотылачак.