Казанның һәр кешесе Казанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясенә тәкъдим кертә ала, һәм ул, һичшиксез, администрация тарафыннан каралачак.
Тәкъдимнәрне www.kzn.ru/o-kazani/strategiya-kazani-2030 адресы буенча калдырырга яки kzn2030@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.
Казан хакимияте шәһәрнең 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясенә үзгәрешләр кертү планнары турында белдерде. Төзәтмәләр, аерым алганда, документны милли проектларны гамәлгә ашыру белән синхронизацияләү белән бәйле. «Май боерыкларын» гамәлгә ашыруны исәпкә алып, документта 2030 елга кадәр яшәү дәвамлылыгы күрсәткече 80 яшькә кадәр артачак, ә даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче халык өлеше исә 63% тәшкил итәчәк.
Казан стратегиясе 2016 елда кабул ителгән иде, өч ел эчендә кайбер индикаторлар күрсәткечләре планлаштырылган саннардан артып китте инде. 2018 ел нәтиҗәләре буенча җан башына тулаем төбәк продукты 615,6 мең сум тәшкил итте. План буенча 584,1 мең сум иде. Гомер озынлыгы план буенча 74,15 ел булганда, чынбарлыкта 75,5 ел тәшкил итте. Даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче халык өлеше план буенча 42% булганда чынлыкта 45% тәшкил итте.
Күптән түгел Татарстан икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр иткәнчә, 2019 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру белән синхронлаштыруны тәэмин итүгә бәйле рәвештә, республика Стратегиясенә-2030 үзгәрешләр кертү турында канун кабул ителгән. Үзгәрешләр республикада яшәүче һәм эшләүче кызыксынган якларның киң даирәсен җәлеп итеп күп яклы диалог кысаларында әзерләнде.
i.tatarstan2030.ru дигән махсус сайт булдырылды. Республикада яшәүче һәр кеше үзенең стратегик инициативасын сайтта калдыру мөмкинлегенә ия булды. Ул эшли башлаганнан бирле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов тарафыннан 3,5 меңнән артык инициатив тәкъдим алынды. Халык тәкъдим иткән сорауларның күбесе исәпкә алынды.