Икътисад министрлыгында Казанда Микрофинанслау буенча милли конференция үткәрү турында фикер алыштылар

2012 елның 29 августы, чәршәмбе

14-16 ноябрьдә Казанда микрофинанслау буенча XI милли конференция узачак. Әлеге чараның Татарстан башкаласында беренче тапкыр оештырылуы.

Бүген икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белән Микрофинанслау базарында катнашучыларның илкүләм партнерлыгы президенты Михаил Мамут Казан конференциясен уздыру хакында фикерләште.

Микрофинанслау буенча милли конференция Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән йөзләрчә белгечләрне бер мәйданга җыя. Соңгы 3 елда ул дөньяның 150 дән артык илендә уздырылучы Бөтендөнья эшмәкәрлек атналыгының мөһим вакыйгалары арасына керә.

Быелгы конференция финанс системасы үсешендә социаль җаваплылыкны тәэмин итүгә багышлана. Кредит кооперациясендә дәүләт күзәтчелегенең нәтиҗәлелеге, микрофинанслау өлкәсендә үз-үзен җайга салуны кертүнең максатчанлыгы шулай ук мөһим мәсьәләләр арасында булачак.

Казан конференциясендә Россия һәм чит илләрдән 500 дән артык делегат һәм кунак катнашыр дип көтелә. Алар – кредит кооперативлары, банклар, федераль һәм төбәк хакимиятләре, халыкара үсеш институтлары вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International