Татарстанда милли проектларны финанслау 7,4 млрд. сумга арткан

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

2019-2021 елларына Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруга 52,1 млрд. сум юнәлдереләчәк, шул исәптән 34,1 млрд.сум федераль бюджеттан һәм 18 млрд. сум Татарстан Республикасы бюджетыннан киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан федераль үзәк белән төзелгән килешүләр кысаларында 2019-2021 елларда төбәк бюджетыннан милли проектларны гамәлгә ашыруга 10,6 млрд. сум юнәлдерергә планлаштырган иде.

«Милли проектларны финанслауда катнашуны 7,4 млрд. сумга арттыру турында карар кабул ителде. Өстәмә акчалар «Демография» һәм «сәламәтлек саклау» милли проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк", - дип сөйләде Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. – Безнең алда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның максималь нәтиҗәсен тәэмин итү бурычы тора, һәм әлеге илкүләм проектлар кысаларында өстәмә финанслау безгә татарстанлыларның социаль иминлеге дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк».

2019 елда республика бюджетыннан өстәмә финанслау 2,4 млрд.сум тәшкил итәчәк: 1,3 млрд. сум «балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» региональ проектын тормышка ашыруга, 260 млн. сумм «беренчел медик – санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проектына, 114,7 млн. сум «сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә», 105,9 млн. сум  «өлкән буын» региональ проектын финанслауга юнәлдереләчәк.

Татарстан Республикасы 49 федераль проектта катнаша. Бүгенге көндә Татарстан федераль үзәк белән төбәк проектларын гамәлгә ашыру турында 43 килешү төзеде һәм федераль бюджеттан субсидияләр һәм башка бюджетара трансфертлар бирү буенча 37 килешүгә кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International